Яшәү шартлары буенча Чаллы Россиядә өченче урынны били
Көн темасы

Яшәү шартлары буенча Чаллы Россиядә өченче урынны били

Россиянең 500 меңнән артык яшәүчесе булган 38 шәһәрендә яшәү шартлары буенча тикшеренүләр алып барылган. Анализ нәтиҗәләре 8 параметр буенча билгеләнгән: яшәү өчен уңайлылык, торак фонд һәм төзелеш шартлары, мәдәният оешмаларының хәле, медицина хезмәтү күрсәтү, мәгариф, юлларның нинди торышта булуы, эшкә муниципаль идарәләрнең карашы, муниципаль структураларда коррупция. Рейтинг буенча беренчелектә -...

Россиянең 500 меңнән артык яшәүчесе булган 38 шәһәрендә яшәү шартлары буенча тикшеренүләр алып барылган.

Анализ нәтиҗәләре 8 параметр буенча билгеләнгән: яшәү өчен уңайлылык, торак фонд һәм төзелеш шартлары, мәдәният оешмаларының хәле, медицина хезмәтү күрсәтү, мәгариф, юлларның нинди торышта булуы, эшкә муниципаль идарәләрнең карашы, муниципаль структураларда коррупция.

Рейтинг буенча беренчелектә - Казан, Төмән, Яр Чаллы шәһәрләре. Яшәү өчен бик үк уңайлы булмаган шәһәрләр исемлегенә, сораштырулар буенча, Волгоград, Омск һәм Тольятти калалары кергән.


Нет комментариев