13 июнь 2021 яңалыклары
-
Бүген Чаллыда буяулар фестивале үтә
Чаллыда бүген, 13 июнь көнне, “Colors” буяу фестивале үтәчәк.
-
Быел Чаллыда 150 күпфатирлы йортта капиталь ремонт башкарылачак
Шәһәребездә күпфатирлы йортларда капиталь ремонт дәвам итүе турында инде язган идек. Программа кысаларында 320 төр эш башкарылачак, 99 лифт алыштырылачак, 46 йортның фасады һәм 56 йортның түбәсе ремонтланачак. Шушы көннәрдә эшләр барышын Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев тикшерде.
-
Аралашу — тәрбиянең бер өлеше
Бүгенге заманада эшләүче әти—әниләрнең балалары белән сөйләшергә вакытлары бик аз кала. Ә бит бала белән ата—ананың аралашуы бик мөһим әйбер. Чөнки бу – тәрбиянең бер өлеше. Һәм баланың кечкенә чакта өйрәнгәннәре үскәч, аның характеры формалашуга да йогынты ясамый калмый. Ә бала белән аралашуга ничек вакыт калдырырга? Тулырак мәгълүматны түбәндәрәрк укыгыз.
-
Татар кызы – калфаклы ул!
Чигүле калфак кигән татар кызларына карап сокланмый мөмкин түгел. Ә менә яссы, түбәтәй формасындагы калфакларның килеп чыгу тарихын сез белә идегез микән? Ул менә болайрак. Явыз Иван калфагын салырга кушкач, Казан ханбикәсе - Сөембикә каршы килгән. Шулчак ачулы патша аның очлы калфагын кылычы белән кисеп төшергән. Шул рәвешле, ханбикәнең башында калфагы очсыз, яссы булып калган. Әмма, бернигә карамастан, ул аны салмаган. Шулчак калган хатын-кызлар да аңа терәк булу йөзеннән калфакларының очын кисеп, хәзергечә яссы итеп кия башлаганнар.
-
“Матурлык үзең яшәгән җирдән башлана”
32/01 йортында яшәүче Флера Мингариева шулай ди. Аның фатирындагы һәм ишегалдындагы матурлыкка сокланмый мөмкин түгел.
-
Поп-ит: уеннан уймак чыкмасын дисәң...
Заманча балалар һәм яшүсмерләр арасында яңа төр уенчык – поп-ит яисә симпл-димпл дигәне аеруча да популярлашып китте. Урамга чыгасыңмы, сәүдә кибетләре буенча йөрисеңме, җәмәгать транспортында барасыңмы – һәрбер җирдә яшүсмерләрнең кулларына шушы яңа уенчыкны тотып йөрүләрен күрергә була.
-
Чаллыда Россия көнен бәйрәм иттеләр
Россия көненә багышланган бәйрәм чаралары Энтузиастлар бульварында үткәрелде.
-
Чаллы мөхтәсибәтендә имам-мөхтәсиб сайлау җыелышы узды
Яр Чаллы шәһәре мөхтәсибәтендә имам-мөхтәсиб сайлау җыелышы уздырылды. Чарага ТР мөсеманнары Диния нәзарәте мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров һәм Чаллы шәһәре башкарма комитетының җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге башлыгы Рөстәм Галиуллин килде.
-
13 июньдә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
Бүген республикада аязучан болытлы һава торышы саклана.