13 июньдә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
Бүген республикада аязучан болытлы һава торышы саклана.
Республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә аязучан болытлы һава торышы була. Кыска вакытлы (төнлә — урыны белән) яңгырлар фаразлана, кайбер районнарда (Казанда — көндез) яшен булуы ихтимал. Урыны белән боз яварга мөмкин. Кайбер урыннарда төнлә томан төшер дип көтелә.
Чаллыда исә көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан уртача тизлектәге җил исә. Төнлә яшен вакытында җил тизлеге секундына 15-18, көндез 17-22 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә 16-18, көндез 23-25 градус җылы көтелә. Кыска вакытлы яңгыр да явып китүе бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев