13 июль 2020 яңалыклары
-
Биш көн эчендә Яр Чаллыда дүрт кеше суга батып үлгән
Биш көн эчендә Яр Чаллыда суда батып үлүнең дүрт очрагы теркәлгән. Бу хакта бүген иртәнге киңәшмә барышында Татарстан Республикасы буенча 15 нче ФПС отряды башлыгы Рөстәм Юмагулов сөйләде. Бәхетсезлек очраклары Комсомол районы территориясендә килеп чыккан: «Батып үлүчеләр 20дән алып 48 яшькә кадәр булган ир-атлар. Җиһазландырылмаган урыннарда коенганнар. Аларның өчесе исерек хәлдә булган. Икесе – төнге сәгатьләрдә», - диде ул.
-
Уведомление
В соответствии с Федеральным законом от 12.06.2002 №67-ФЗ «Об основных гарантиях избирательных прав и права на участие в референдуме граждан Российской Федерации» АО «ТАТМЕДИА» сообщает о готовности предоставить услуги по размещению агитационных материалов в сетевом издании (электронном периодическом издании) «_Шахри Чаллы» доменное имя http://shahrichalli.ru (cвидетельство о регистрации СМИ Эл № ФС77-67912 от 06.12.2016 для проведения предвыборной агитации в период с 15.08.2020 по 11.09.2020 на выборах депутатов МО г. Набережные Челны 13 сентября 2020 года.
-
Уведомление
В соответствии с Федеральным законом от 12.06.2002 №67-ФЗ «Об основных гарантиях избирательных прав и права на участие в референдуме граждан Российской Федерации» АО «ТАТМЕДИА» сообщает о готовности предоставить печатную площадь в газете «Шахри Чаллы» (cвидетельство о регистрации СМИ ПИ № ТУ16-01677 от 02.10.2019, для проведения предвыборной агитации в период с 15.08.2020 по 11.09.2020 на выборах депутатов МО г. Набережные Челны 13 сентября 2020 года.
-
Максим Коволев: “Кул эшләре миңа ләззәт бирә”
–Быел мәктәпләрдә укулар гына түгел, ә күләмле бәйрәм-чаралар да, кызганычка каршы, онлайн форматта узды. Шул исәптән шәһәребездә ел саен зурлап билгеләп үтелүче яшьләр көне дә. Аның кысаларында, быелгы илдәге вәзгыятькә бәйле рә-вештә, битлекләр фестивале үткәрелде. Чараны шәһәребезнең “Заман” яшьләр үзәге оештыр-ды. Бәйге шартлары буенча телә-ге булган һәркем үз фантазия-сенә таянып битлек тегәргә тиеш иде. Иң үзенчәлекле битлек-не үзәкнең социаль челтәрендә онлайн рәвештә билгеләделәр. Беренче урынга шәһәрдәшебез Максим Коволев лаек булды. Егетнең кулы белмәгән эш юк. Аның кебекләр турында “кулын-да ут уйната”, – диләр. Үзенә 28 яшь кенә булуына карамас-тан, ул инде бик күп һөнәрләр үзләштерергә җитешкән.
-
Җәй тәмен «саклыйбыз»: тозлау, кайнатма әзерләү һәм салат ясау буенча 6 РЕЦЕПТ
Бакчада мәш килеп яшелчә, җиләк-җимеш үсә башлады. Рәхәт мәшәкатьләргә бай чак! Хуҗабикәләргә җәй нигъмәтләрен ничек кышка әзерләргә соң? Иң шәп рецептларны сезгә туплап бирергә булдык.
-
Татарстанда аномаль эсселек аркасында шторм кисәтүе игълан ителде
Дүшәмбе, 13 июльдә, Татарстанда кичке алтыдан сишәмбе киченә кадәр көчле, яшенле яңгыр көтелә, урыны белән боз яварга мөмкин.
-
Рөстәм Миңнеханов Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча утырышта катнашты
«Россия гаиләләренең мәнфәгатьләре, иминлеге беренче урында булырга тиеш», — диде Россия Президент.
-
«Судан курка иде ул». Балык Бистәсе Тулуш авылында биш яшьлек сабый батып үлгән
Эссе җәй нәрсәсе белән куркыныч? Челләләр килде исә, яр буйларында бала-чага шаярыша, су коеналар, кәеф-сафа коралар, тик, ни кызганыч, суга батып үлүчеләр турында да хәбәрләр ешрак ишетелә башлый. 9 июль көнне республикада ике бала батып үлде, шуларның берсе — Балык Бистәсе Тулуш авылында биш яшьлек Рамил Сәлахов.
-
«Күңелгә шом салып якында гына бүреләр улап җибәрде»
“Тор инде, балам, соңга калабыз!” Сиринә, әнисе дәшкәч, кинәт уянып, саташулы төшләреннән арына алмыйча, мендәреннән чак башын күтәрде дә, кабат караватына сузылып төште. Әнисе: “Балам, тор! Бүген печәнгә барасыны оныттыңмыни?” – дип ашыктыра башлагач кына күтәрелергә мәҗбүр булды. Узган көн кар көрәп арыганга күрә, кыл да кыймылдатасы килмәсә дә, башыннан әнисенең сүзләре чыкмады. “Бүгеннән печән эзләп чыгып китмәсәк, иртәгә сыерыбыз ачтан егылып үләчәк!”
-
Чаллы мәктәпләрен һәм балалар бакчаларын капиталь ремонтлау югары әзерлек дәрәҗәсендә
2020 елда Яр Чаллы 19 федераль, республика һәм муниципаль программада катнаша, аның кысаларында федераль һәм республика бюджетларыннан 15 млрд 600 млн сумлык төзелеш, реконструкция һәм капиталь ремонт эшләре алып барыла. Төзелеш өлкәсендәге хәл турында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илмир Исхаков сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, санитар-эпидемиологик хәлгә карамастан, төзүчеләр эшне дәвам итәләр.
-
Чаллыда коронавирусның 3 яңа очрагы теркәлгән
Пандемия башланганнан бирле, Татарстанда COVID-19 5029 кешедә ачыкланган. Соңгы очраклар республиканың 11 район һәм шәһәрендә теркәлгән.
-
Чаллыда 33 яшьлек хатын сөйгәнен үтергән 18+
Чаллының М.Җәлил урамында урнашкан тулай торакта 11 июль көнне фаҗига булган. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итте.
-
Пенсионерлар арасында компьютерда күп төрле ярышлар буенча чемпионатта шәһәрдәшебез икенче урын алды
Компьютерда күптөрле ярышлар буенча Х Бөтенроссия чемпионаты Россиядә узды. Бөтен ил буенча финалга путевка өчен көрәшкә илнең 1162 муниципаль берәмлегеннән 7400дән артык катнашучы кушылган. Чара онлайн-форматта узды, аны Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ярдәмендә «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасы оештырды.
-
Яр Чаллыда 435 кеше коронавирус инфекциясеннән терелгән
Хәзерге вакытта Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең 762 лабораториядә расланган очрагы теркәлгән, аларның сигезе узган ял көннәрендә - 11 һәм 12 июльдә ачыкланган.
-
Яр Чаллыда "Безнең ишегалды": Сидоровка бистәсендә төзекләндерү эшләре ничек бара
Наил Мәһдиев Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган «Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларны төзекләндерү эшләренең барышын тикшерде.