13 декабрь 2017 яңалыклары
-
10 мең сумга баласын саткан хатын-кызны тапканнар
Уфада яңа туган баласын 10 мең сумга саткан хатын-кызны хөкем иткәннәр, дип яза «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Аның бала сатуы турында социаль челтәрләр аша белеп алганнар.
-
Россия Мисыр белән авиаэлемтәләрне яңартырга әзер
Россия Мисыр белән авиаэлемтәләрне яңартырга әзер, дип яза INTERFAX.RU. Россия Президенты Владимир Путин Мисырда булган эшлекле сөйләшүләрдән соң шулай дип хәбәр итте. - Россиянең куркынычсызлык хезмәте Мәскәү белән Каһирә арасында туры авиарейсларны ачарга әзер дип җиткерде. Мисырга очышларны яңарту турында хөкүмәтара беркетмә төзисе бар. Ул якын арада булачак, - дип...
-
Булат Сәлаховның беренче китабы чыкты
Татарстанның атказанган артисты, драматург, республиканың язучылар берлеге әгъзасы Булат Сәлаховның беренче китабы дөнья күрде. "Яратылмый калган ярлар" пьесалар җыентыгы Татарстан китап нәшриятында басылып чыкты. Җыентыкка 7 әсәр ( "Яр" драмтик новелласы, "Була язган вакыйга" комедиясе, "Яр буе Хәмидулла" ретро-комедиясе, "Йөгән" моңсу комедиясе, "Ел фасыллары" әкияте, "Көтү" лирик комедиясе һәм "Яратылмый...
-
Студентлар Татарстан тарихын барлый
"Нур" яшьләр үзәгендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган интеллектуаль уен булды. Анда катнашучы командаларга ТАССР тарихына багышланган сорауларга, тема буенча музыкаль һәм видеосорауларга җавап бирергә кирәк иде. Әлеге мавыктыргыч чарада Поташов иесендәге көллият, ТИСБИ, ЧДПУ, медицина һәм политехника көллияте студентлары катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча Чаллы дәүләт педагогия универистетының "Мирас" командасы беренче...
-
Яңа елда Чаллыда 5 йорт төзеләчәк
2018 елда социаль ипотека программасы буенча яңа шәһәрнең 63нче микрорайнында бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә 5 йорт төзәргә планлаштыралар. Бу 80 мең квадарат метр торак дигән сүз. Микрорайонда юллар да төзеләчәк.
-
Хоккейчыларга – Чаллы кәшәкәләре
"Чаллы" алгарышлы социаль- икътисадый үсеш территориясе резиденты, "ЗаряД" компаниясе Татарсатнның хоккей федерациясе белән кәшәкәләрнең махсус сериясен чыгарды. Алар Татарстан төсләре белән бизәлгән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән кәшәкләрне республиканың балалар-спорт мәктәпләренә тапшырдылар.