Россия Мисыр белән авиаэлемтәләрне яңартырга әзер
Россия Мисыр белән авиаэлемтәләрне яңартырга әзер, дип яза INTERFAX.RU. Россия Президенты Владимир Путин Мисырда булган эшлекле сөйләшүләрдән соң шулай дип хәбәр итте. - Россиянең куркынычсызлык хезмәте Мәскәү белән Каһирә арасында туры авиарейсларны ачарга әзер дип җиткерде. Мисырга очышларны яңарту турында хөкүмәтара беркетмә төзисе бар. Ул якын арада булачак, - дип...
Россия Мисыр белән авиаэлемтәләрне яңартырга әзер, дип яза INTERFAX.RU. Россия Президенты Владимир Путин Мисырда булган эшлекле сөйләшүләрдән соң шулай дип хәбәр итте. - Россиянең куркынычсызлык хезмәте Мәскәү белән Каһирә арасында туры авиарейсларны ачарга әзер дип җиткерде. Мисырга очышларны яңарту турында хөкүмәтара беркетмә төзисе бар. Ул якын арада булачак, - дип вәгъдә бирде Путин. Аның сүзләренчә, Синай өстендә булган авиаһәлакәттән соң Мисыр хакимияте аэропортларда куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрү буенча зур эш башкарган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев