15 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Чаллыда социаль ипотека буенча йортлар файдалануга тапшырыла
«ДОМКОР» компаниясе социаль ипотека программасы буенча тапшырылачак өч өйнең берсендә төзелеш-монтаж эшләрен тәмамлады. Бүгенге көндә 21/31 торак бинасына су үткәрелө, җылылык кертелә. 21/30 йортының да бинасы әзер диярлек. Төзүчеләргә бары 16 катны күтәреп бетерәсе һәм тәрәзәләр урнаштырасы калды. 21/29 йорты исә әле 11 катка кадәр генә күтәрелгән. Йортларның барысы да...
-
Чаллыда «Созвездие-Йолдызлык-2016» бәйгесе старт алды
Чаллыда «Созвездие-Йолдызлык-2016» ачык республика яшьләр телевизион эстрада сәнгате фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул итә башладылар. 4-5 февральдә "Шатлык" яшьләр үзәгендә бәйгенең сайлап алу турлары үтәчәк. Традиция буенча, иҗади ярыш өч номинациядә оештырыла: вокал, хореография һәм конферанс, ягъни - нәфис сүз. Фестивальдә 5 яшьтән алып 21 яшькәчә булган иҗат сөючеләр катнаша...
-
Шәһәрдәшләребез дини бәйгедә катнаша ала
Россия Федерациясендә яшәүче татар яшьләре арасында яшь талантларны барлау һәм берләштерү, аларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү максатыннан, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты, Бөтендөнья татар конгрессы "Таян Аллага" әдәби конкурсын уздыра, диелә нәзарәт сайтында. Конкурсның бурычлары: сәләтле яшьләргә иҗади үсеш өчен шартлар булдыру; татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен һәм ислам...
-
Ярышлар кызганнан кыза бара
Бүген "Дакар-2016" раллиенда 11нче этап тәмамланды. Йөк машиналары арасында беренче нәтиҗәгә Россиянең Эдуард Николаев экипажы иреште. Аңардан 5 минутка калышып, Питер Верслиус идарәсендәге Голландия экипажы килде. Өченче вакытны тагын бер голландияле Тон ван Генугтен күрсәтте. Дүртенче урында Айрат Мәрдиев җитәкчелегендәге "КАМАЗ-Мастер" командасы. Сүз уңаенда, йөк автомобильләре арасында гомум зачетта ул...
-
О проведении профилактических рейдов в городе
До 25 января инспекторами пожарного надзора должны будут проверены места проживания многодетных семей и одиноких престарелых граждан. Это решение было принято в минувшую субботу на экстренном заседании республиканской комиссии по чрезвычайным ситуациям. Причина проверки - трагедия в Лениногорском районе, где во время пожара в деревне Старый Кувак погибло пятеро детей,...