Ярышлар кызганнан кыза бара
Бүген "Дакар-2016" раллиенда 11нче этап тәмамланды. Йөк машиналары арасында беренче нәтиҗәгә Россиянең Эдуард Николаев экипажы иреште. Аңардан 5 минутка калышып, Питер Верслиус идарәсендәге Голландия экипажы килде. Өченче вакытны тагын бер голландияле Тон ван Генугтен күрсәтте. Дүртенче урында Айрат Мәрдиев җитәкчелегендәге "КАМАЗ-Мастер" командасы. Сүз уңаенда, йөк автомобильләре арасында гомум зачетта ул...
Бүген "Дакар-2016" раллиенда 11нче этап тәмамланды. Йөк машиналары арасында беренче нәтиҗәгә Россиянең Эдуард Николаев экипажы иреште. Аңардан 5 минутка калышып, Питер Верслиус идарәсендәге Голландия экипажы килде. Өченче вакытны тагын бер голландияле Тон ван Генугтен күрсәтте. Дүртенче урында Айрат Мәрдиев җитәкчелегендәге "КАМАЗ-Мастер" командасы. Сүз уңаенда, йөк автомобильләре арасында гомум зачетта ул беренче өчлектә берүзе - 11 этап нәтиҗәсе буенча ул икенче вакытны күрсәтә. Беренчелекне голландияле Жерар де Рой били. 5нче булып финишка Россиянең Дмитрий Сотников идарәсендәге техник ярдәм экипажы килде. 11 этап нәтиҗәләре буенча Эдуард Николаев экипажы 7нче, ә Андрей Каргинов - 14нче. Алдагы этап Сан-Хуан - Вилья-Карлос-Пас маршруты буенча узачак, махсус участокның озынлыгы 267 чакрым тәшкил итәчәк. (Татар-информ)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев