15 апрель 2020 яңалыклары
-
Ләйлә Фазлыева Татарстанда 9 Май нинди форматта узачагын әйтте
«Хәзерге вакытта 9 Майны парад яки халык җыены рәвешендә үткәрү чарасы күздә тотылмый», — диде
-
Өйдә дезинфекцияне ничек үткәрергә?
Ишек тоткаларына, ут кабызгыч һәм сүндергечләргә аерым игътибар бирергә кирәк.
-
Бер яшьлек бала җиденче каттан егылып харап булган
Гадәттән тыш хәл кичә, 14 апрельдә, Стәрлетамакта булган. UFA1.RU билгеләвенчә, бер яшьлек бала җиденче кат тәрәзәсеннән егылып төшә.
-
Исерек әбисе оныгын үтергән 18+
Уфада 14 апрельдә Ш. Руставели урамындагы йорт фатирында гаилә конфликты кеше үтерү белән тәмамлана.
-
COVID-19да шикләнүче КФУ студентларын аерым стационарга урнаштырачаклар: «Без барысына да әзер булырга тиеш»
Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров салкын тию авырулары симптомнары булган студентлар өчен аерым көндезге стационар оештырырга кушты. Бу хакта вузның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
«Картаймыш көнемдә суд юлларында йөриселәрем төшләремә дә кермәде…»
Безнең тормышны иксез-чиксез дәрьяга тиңлиләр. Ә кеше дигәнең дәрьядагы тамчы сыман: айкала-чайкала, бата-калка йөзә… Әнүзә апаны күрмәгәнгә дә инде… – Биш былтыр! – диде ул, кочагын киң җәеп. Хәл-әхвәл сораша башлауга күзеннән энҗедәй күз яше тәгәрәвен күреп, сискәнеп киттем. Әллә авырый инде?
-
Татарстан халкы көненә Covid-19 темасына 150гә кадәр спам-хат ала
Республиканың төп предприятиеләренең берсе ялган хәбәрләрне декабрьдә үк ала башлаган.
-
Кәрәзле элемтә бәяләренең күпмегә артачагы билгеле булды
Россиядә кәрәзле элемтәгә бәя арту турында сөйли башладылар. Элемтә компанияләре җитәкчеләре элемтә хезмәте хакының уртача 15, хәтта 20 процентка үсәргә мөмкин булуын әйтә.
-
Разил Вәлиев: Конституциягә төзәтмәләр татар мәдәниятен саклап калырга ярдәм итәчәк
Төзәтмәләр нигезендә Россия Федерациясе аның барлык халыкларына туган телне саклау һәм аны үстерү өчен шартлар тудыру хокукын гарантияли.
-
Җырчы Эльмира Каримуллинаны талаганнар
Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина бер тиен акчасыз калган. Бу хакта ул бүген иртән үзенең инстаграмдагы битендә язды.
-
ТР мөфтие мәчетләрне дезинфекцияләү өчен спирт кулланырга рөхсәт итте
Камил хәзрәт Сәмигуллин үз фәтвасында спиртлы дезинфекция чаралары кулланырга ярый, диде.
-
Яр Чаллыда дистанцион укытуның беренче атнасына йомгак ясадылар
157 ноутбук укучыларга бирелде, аларның дистанцион рәвештә шөгыльләнергә техник мөмкинлекләре юк иде. Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин сөйләвенчә, укучылар дистанцион формада укулары эпидемиологик шартлар җайланганчы дәвам итәчәк.