Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

COVID-19да шикләнүче КФУ студентларын аерым стационарга урнаштырачаклар: «Без барысына да әзер булырга тиеш»

Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров салкын тию авырулары симптомнары булган студентлар өчен аерым көндезге стационар оештырырга кушты. Бу хакта вузның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Стационар IT-лицей базасында әзерләнәчәк, анда хәзерге вакытта дәресләр үткәрелми.

«Без барысына да әзер булырга тиеш. Теләсә кайсы вакытта коронавирус йогышы диагнозын раслау турында мәгълүмат килергә мөмкин. Тулай торакларда яшәүчеләр, авыру җиңел үтсә дә, үзизоляциядә дәвалана алмыйлар. Чөнки алар бүләмәдәшләрен, бер этажда яшәүчеләрне дә зарарларга мөмкин.  Шуңа күрә мондый студентлар өчен, кирәк булса, без алдан ук барысын да карарга тиеш. Безнең студентларның сыйфатлы һәм үз вакытында ярдәм алуы бик мөһим», — дип билгеләп үтте КФУ ректоры.

Бүгенге көндә студентлар арасында яңа коронавирус йогышы белән зарарлану очраклары табылмады. Гафуров ассызыклаганча, дистанцион эш режимы студентларны һәм укытучылар составын вирус белән зарарланудан саклый, әмма саклык чараларын көчәйтергә кирәк.

 

 

Татар-тудей

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев