15 июнь 2021 яңалыклары
-
“Җәй көннәрендә балык тотам, кыш көннәрендә сноубордта шуам”, – ди “Сабан туе гүзәле – 2021” конкурсы катнашучысы Ранилә Шәрифуллина
Раниләгә 21 яшь. Яр Чаллы дәүләт педагогия университетының филология факультетының 4нче курсын уңышлы гына тәмамлаган. Параллель рәвештә бүгенге көндә «Күңел» радиосында хезмәт куя.
-
“Фокуслар күрсәтү серләренә әнием өйрәтте”, – ди “Сабан туе гүзәле – 2021” конкурсы катнашучысы Алия Авзалова
Алиягә 16 яшь. Ул – иң яшь катнашучы. Алия быел 54нче гимназиянең 10нчы математика сыйныфын тәмамлаган.
-
Чыгарылыш сыйныф укучылары бүген җәмгыять белеменнән БДИ тапшырды
Чаллыда бу фәннән БДИны 700дән артык укучы язды.
-
“Укытучы булу – балачак хыялым. Аллага шөкер, балалар белән эшлим, бик яратам”, – ди “Сабан туе гүзәле – 2021” конкурсы катнашучысы Алия Галиева
Алиягә 23 яшь. Ике югары белеме бар, Яр Чаллы шәһәренең педагогия университетын тәмамлаган. Беренче белгечлеге – татар теле һәм инглиз теле укытучысы, икенчесе –башлангыч сыйныфлар укытучысы.
-
“Җырларга яратам. Финалда да күңелемнән чыккан җырымны башкарачакмын”, – ди “Сабан туе гүзәле – 2021” конкурсы катнашучысы Рәзилә Сөләйманова
Рәзилә Сөләймановага 26 яшь. Беренче белеме буенча ул туризм белгече. Яр Чаллы педагогия колледжының география факультетын тәмамлаган. Икенче югары белемен икътисад, идарә һәм хокук институтында алган.
-
Чаллының 20 командасы интеллектуаль уенда катнашты
“Нур” яшьләр үзәгендә "IQ-drive, яисә турнир Остромудрия" дип исемләнгән интеллектуаль уен булып узды.
-
“Үзем язган җырлар белән олы сәхнәләрдә чыгыш ясарга иде”, – ди “Сабан туе гүзәле – 2021” конкурсы катнашучысы Индира Мөхәммәтшина
Индирага 17 яшь. Бүгенге көндә 2нче номерлы татар гимназиясенең 10нчы сыйныфын тәмамлаган.
-
Татарстанның диңгез гизүчеләре “Милонга” яхтасында дөнья тирәли сәяхәттән кайттылар
Дөнья тирәли сәяхәт Татар АССРы оешуга 100 ел тулу уңаеннан уздырылды. «Финита ля комедия!!! Мы сделали кругосветку!!! Финиш», — дип үз кичерешләре белән уртаклаштылар экипаж әгъзалары.
-
“Биим дә, бокс белән дә шөгыльләнәм”, – ди “Сабан туе гүзәле – 2021” конкурсы катнашучысы Гүзәл Әгълиева
Гүзәлгә 26 яшь. Мобиль телесистемалар ачык акционерлык җәмгыятенең спутник телевидениясендә экономист булып эшли. “Балачактан ук бик хәрәкәтчән, кызыксынучан, эш сөючән булып үстем. Әти-әниемә бик рәхмәтлемен, кушаматым да «бал корты» бит минем”, – дип әйтте Гүзәл.
-
«СалаваTik»лар белән Лэйна да бии
YouTube каналда «СалаваTik»ларның өр-яңа видеосы чыкты. Татар халык сүзләренә язылган “Без биибез” җырының көен композитор Риф Гатауллин иҗат иткән. Башка видеолардан аермалы буларак, клипта “СалаваTik”лар белән бергә, яшьләрнең яраткан җырчысы Лэйна да җырлап бии.
-
“Татар халкының йөзек кашы булу – изге хыялым”, – ди “Сабан туе гүзәле – 2021” конкурсы катнашучысы Роза Әмирова
Розага 17 яшь. Бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәренең 30нчы номерлы мәктәбендә белем ала.
-
Чаллыда опрессовканың 3нче этабына старт бирелде
3 этап – 15 июньнән алып, 28 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
-
Яр Чаллыда велосипедчыны һәм 8 яшьлек җәяүлене бәреп киттеләр
Аларның икесе дә хастаханәгә озатылды.
-
“Ничә еллар бәйгене күзәтеп бардым, быел гына катнашырга кыюлыгым җитте”, – ди “Сабан туе гүзәле – 2021” конкурсы катнашучысы Гүзәл Хәкимова
Гүзәлгә 23 яшь. Педагогия көллиятенең музыка факультетын уңышлы гына тәмамлаган. Мәскәү сәнгать институтында белем ала, хәзерге вакытта исә академик ялда.
-
"Сабан туе гүзәле-2021" катнашучылары өчен тавыш бирү дәвам итә
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Белгәнегезчә, газетабыз сайтында шәһәркүләм “Сабан туе гүзәле – 2021” конкурсы катнашучылары өчен актив рәвештә тавыш бирү бара. Тавыш бирү 16 июнь сәгать 12гә кадәр дәвам итәчәк.