“Җырларга яратам. Финалда да күңелемнән чыккан җырымны башкарачакмын”, – ди “Сабан туе гүзәле – 2021” конкурсы катнашучысы Рәзилә Сөләйманова
Рәзилә Сөләймановага 26 яшь. Беренче белеме буенча ул туризм белгече. Яр Чаллы педагогия колледжының география факультетын тәмамлаган. Икенче югары белемен икътисад, идарә һәм хокук институтында алган.
Хәзерге вакытта шәһәребезнең Үзәк районы хакимиятендә әйдәп баручы белгеч булып эшли. Рәзилә кияүдә түгел.
Бу конкурста беренче тапкыр гына катнаша.
– Мин ел саен Сабантуйга йөрим, бу бәйгене карап килә идем, былтырдан бирле анда катнашу теләге туды. Менә быел катнашырга насыйп булды, – ди кыз. – Сайлап алу турында җыр җырладым. Финалда исә тагын җыр башкарачакмын. Барлык катнашучылар да бик яхшы, уңган, аларга уңышлар телим. Үземдә әз генә дулкынлану хисе бар. Барысы да яхшы булыр дип ышанам.
Р.S. Тавыш бирү 16 июнь, сәгать 12гә кадәр дәвам итә. Иң күп тавыш җыйган кызны редакциябездән кыйммәтле бүләк көтә. Кызларны үз тавышыгыз белән сөендерергә ашыгыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев