15 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Искә алырлык эшләре бар
Безнең Чаллы шәһәре язучылары соңгы елларда бик актив эшлиләр. Яңадан-яңа китаплар басылып чыга, хөрмәтле исемнәр алалар. Хәтта Тукай бүләгенә дә лаек булдылар. Тик бу бүләккә ия булган тарихи әсәрләр язучы Вахит Имамов башкалабызга китеп барды. Сүз дә юк, бу бүләкне тагын да бирердәй кешеләребез бар әле. Шунысы кызганыч, вафат булганнарга...
-
Матурлык дөньяны коткара
Аның кебекләр турында "кулыннан гөл коела", диләр. Алтын куллы булу өстенә, исеме кебек үк, үзе дә гүзәл, тәмле телле, якты йөзле - татар кызында булырга тиешле бөтен сыйфатларны кочагына сыйдырган да куйган!.. Гүзәлне тәүге тапкыр кайда очраттым соң әле дип шактый баш ваттым - Чаллы телевидениесендә барган тапшыруда яулыкны матур...
-
Төзәлми лә йөрәк ярасы
Ярты миллионнан артык халкы булган Чаллыда нинди генә кешеләр яшәми: һәркемнең үз тормышы, ләүхел мәхфүзенә язылган үз язмышы. Шәһәрдәшебез Рәйсә апа Терентьеваның башыннан кичкәннәрен тыңлаганда, мин шул хакта уйладым. Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнендә очраштык без аның белән. Календарьдагы бу көнне искәреп тормый Рәйсә апа Терентьева. Ләкин үзенең, репрессия...
-
Навигация ябыла
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, Чулман елгасы буенча пассажир навигациясе ябылды. Соңгы рейс "Соколка-Чаллы" маршруты иде. "Татфлот" судно йөрешле компаниясе Идел буенча навигацияне ябуны 16 ноябрьгә планлаштыра. Ә елгаларны кичү урыннарында паромнар йөрү боз катканчы дәвам итәчәк. Агыйдел аша Актаныш-Нефтекама кичүе нормаль режимда эшләвен дәвам итә.
-
15 ноябрь – Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көне
Планетабызда һәр ун секунд саен бер һәвәс тәмәкече үлә. Дөньякүләм сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча дөньяда үпкә яман шешеннән үлүнең 90%ы, озакка сузылучан бронхиттан - 75%ы һәм йөрәкнең ишемик авыруыннан - 25%ы тәмәке тарту белән бәйләнгән. Россиядә 65% ир-ат һәм 30%тан артык хатын-кызлар тәмәке тарта; алардан 80% ир-ат һәм 50%...