Навигация ябыла
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, Чулман елгасы буенча пассажир навигациясе ябылды. Соңгы рейс "Соколка-Чаллы" маршруты иде. "Татфлот" судно йөрешле компаниясе Идел буенча навигацияне ябуны 16 ноябрьгә планлаштыра. Ә елгаларны кичү урыннарында паромнар йөрү боз катканчы дәвам итәчәк. Агыйдел аша Актаныш-Нефтекама кичүе нормаль режимда эшләвен дәвам итә.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, Чулман елгасы буенча пассажир навигациясе ябылды.
Соңгы рейс "Соколка-Чаллы" маршруты иде. "Татфлот" судно йөрешле компаниясе Идел буенча навигацияне ябуны 16 ноябрьгә планлаштыра. Ә елгаларны кичү урыннарында паромнар йөрү боз катканчы дәвам итәчәк. Агыйдел аша Актаныш-Нефтекама кичүе нормаль режимда эшләвен дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев