16 февраль 2015 яңалыклары
-
Мәчеттә хәләл ипи пешерәләр
ГЭС бистәсе мәчетендә ипи һәм аның эшләнмәләрен пешерү цехы эшләп килә. Мөселман кардәшләребез биредә әзерләнгән милли камыр ашларын да яратып алалар. Югары сортлы оннан пешерелгән икмәк шәһәр мәчетләренә сатуга китерелә. Шулай ук хәләл ризык мәчетнең үз сәүдә ноктасында сатыла.
-
“Ак мәчет”тә очрашулар
Чаллының "Ак мәчет" мәдрәсәсендә мөгаллимнәр мәхәлләдә яшәүче дин кардәшләребез белән очраштылар. Очрашу "сорау-җавап" рәвешенә корылган иде. Ягъни чарага килгән һәркем үзен кызыксындырган сорауны мөгаллимнәргә бирә алды. Әйтик, мондый төрдәге сораулар яңгырады: "Ипотека алырга ярыймы?", "Йорт сатканда һәм башка очракларда зәкят түләнәме?", "Хатынның һәм ирнең бурычлары нинди?" һ.б. Мондый очрашулар "Ак...
-
Китапханәләргә – яңа сулыш
2015 ел - Әдәбият елында ТР муниципалитетларының барлык республика һәм үзәк китапханәләрендә, шул исәптән, Чаллының үзәк китапханәләре филиалларында, интернеттан бушлай файдалану өчен, Wi-Fi нокталары урнаштырыла. Бу хакта ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында ТР вице-премьеры-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте. Утырышта ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит...