Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Китапханәләргә – яңа сулыш

2015 ел - Әдәбият елында ТР муниципалитетларының барлык республика һәм үзәк китапханәләрендә, шул исәптән, Чаллының үзәк китапханәләре филиалларында, интернеттан бушлай файдалану өчен, Wi-Fi нокталары урнаштырыла. Бу хакта ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында ТР вице-премьеры-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте. Утырышта ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит...

2015 ел - Әдәбият елында ТР муниципалитетларының барлык республика һәм үзәк китапханәләрендә, шул исәптән, Чаллының үзәк китапханәләре филиалларында, интернеттан бушлай файдалану өчен, Wi-Fi нокталары урнаштырыла.

Бу хакта ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында ТР вице-премьеры-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте. Утырышта ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров һәм башкалар катнашты.

Роман Шәйхетдинов әйтүенчә, 1,5 меңнән артык китапханәнең шәхси сайтлары барлыкка киләчәк. Моннан тыш, укучыларның бердәм базасын булдыру һәм бердәм электрон уку билетын булдыру юнәлешендә эш дәвам иттереләчәк.

Министр докладының электрон мәдәнияткә кагылышлы бүлегендә, былтыр ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында һәм мобиль кушымта ярдәмендә, концертларга һәм спорт чараларына барлыгы 4 млн сумнан артык суммага 15 меңнән артык билет сатылганы турында хәбәр итте. Аларның 74 проценты дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша сатылган.

"ТР Президенты тарафыннан республика театрлары һәм музейларын - барлыгы 14 мәдәният учреждениесен тулысынча online сатуларга күчү өчен программа тәэминаты һәм инфраструктура белән җиһазландыру карары кабул ителгән иде. Шул рәвешле, билетларны тәүлек дәвамында теләсә нинди урынга сатып алып булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X