16 октябрь 2017 яңалыклары
-
Чираттагы мошенниклар корбаны
12 октябрьдә 34 яшьлек шәһәрдәшебез Чаллының "Үзәк" полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә. Ул мошенниклардан 12 мең сумлык зыян күргән. Шәһәрдәшебез бәхетсезлеген полиция хезмәткәрләренә сөйләп биргән. Ул автомобиле өчен тавыш көчәйткеч алырга уйлаган. Мондый аппаратура кибеттә 50 мең сум тора икән. Сайтта исә 12 мең сум гына...
-
Аноним тикшерү
Агымдагы елның октябрендә Татарстан эчке эшләр министрлыгы үзенең сайтында хезмәткәрләрнең эшчәнлеге буенча аноним сораштыру үткәрә башлады. Эчке эшләр министрлыгында җәмәгатьчелек фикере буенча хезмәткәрләрнең эшчәнлеге бәяләнә. Шуңа күрә әлеге министрлык халык фикерен өйрәнүгә игътибарны елдан-ел арттыра.
-
Республика Президентын Чаллыда көтәләр
Рөстәм Миңнеханов шәһәребезнең ремонттан соң Мәскәү проспектын ачу тантанасына килә, дигән хәбәр йөри. Ул тагы 15-16 ноябрләрдә Чаллыда узачак машина төзүчеләр эшлекле сөйләшүенә килергә җыена. Әлеге "Цифрлы җитештерү өлкәсе һәм сәнәгатьнең киләчәге" дип аталган кластер форумы ИТ паркында үтәчәк. Бу форумда Россиянең һәм чит дәүләтләрнең автомобилләр җитештерүче предприятиеләре җитәкчеләре катнашачак.
-
Ноябрьнең беренче атнасында Россия халкын өч ял көне көтә.
4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Шунлыктан быел 4 ноябрь шимбә - ял көненә туры килә һәм якындагы эш көне булган дүшәмбегә күчерелә. Шулай итеп, 6 ноябрь дә ял көне булачак. Ә 3 ноябрь - җомгада эш көне бер сәгатькә кыскара, ноябрьнең беренче атнасында Россия халкын 4, 5 һәм...
-
Сидровка күперен ремонтлап бетерделәр
Сидровка бистәсе аша узучы күпер ремонттан соң янә ачылды. Аны төзекләндерү өчен 33,6 миллион сум акча тотылды. Күпергә ике кат асфальт түшәлде, 14 балкасы алыштырылды, хәзер читенә металдан киртәләр кую эшләре бара.
-
Янгын булган
Узган ялда Чаллыда 30/08 йортында янгын чыга. Тугыз катлы йортта балконнар яна. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче биредә яшәүчеләр квартирларыннан чыгып бетәләр. Нәтиҗәдә бер фатирда бөтен җиһаз һәм балкон эче бөтенләе белән күмергә әйләнә. Тикшерүчеләр хәзер янгыннын сәбәбен ачыклыйлар. Ул ут белән саксыз эш иткәннән килеп чыккан, дип фаразлана.