Аноним тикшерү
Агымдагы елның октябрендә Татарстан эчке эшләр министрлыгы үзенең сайтында хезмәткәрләрнең эшчәнлеге буенча аноним сораштыру үткәрә башлады. Эчке эшләр министрлыгында җәмәгатьчелек фикере буенча хезмәткәрләрнең эшчәнлеге бәяләнә. Шуңа күрә әлеге министрлык халык фикерен өйрәнүгә игътибарны елдан-ел арттыра.
Моннан тыш, республиканың 12 районында һәм Казанда, Чаллыда 4 шәһәр бүлегендә халыктан турыдан-туры сораштырулар уздырылачак. Гражданнарга 12 сораудан торган аноним анкета тутырырга кушачаклар. Анда фамилияләрне күрсәтергә кирәкми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев