17 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
“КАМАЗ-Мастер” командасы лидерлык итә
Аргентинада "Дакар-2015" халыкара ралли-рейдының 11 нче этабы тәмамланды. Финишка беренче булып "IVECO" да Ханс Стейс идарәсендәге экипаж беренче булып килде. Икенче - тагын бер голландияле Жерар де Рой, өченче булып "КАМАЗ" да Эдуард Николаев идарәсендәге Россия экипажы килде. Ә Айрат Мәрдиев идарәсендәге Россия экипажы бары тик тугызынчы гына булды. Андрей...
-
Чаллыда ралли-спринт буенча чемпионат
18 гыйнварда "KANGAROO" автоклубы каршында ралли-спринт буенча Кышкы чемпионатның икенче этабы оештырыла. Узышлар Олег Кухаренко исемендәге картодромда үтә. Руль артында үзен ышанычлы хис иткән һәркем узышка килә ала. Катнашучыларны теркәү иртәнге 8дән 10га кадәр.
-
Юлларда кабат - буран
ЮХИДИ инспекторлары машина йөртүчеләрне кабат юлларда игътибарлы булырга өнди. 18 гыйнварда, төнлә аязучан болытлы һава торышы фаразланыла. Һава температурасы -10, түбән урыннарда аязганда -13 градуска кадәр төшә. Иртән һәм көндез Татарстанның күп кенә районнарында кар, буран булуы ихтимал, җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Көндез чагыштырмача җылырак: -1дән,...
-
“КАМАЗ” шәһәрләргә автобуслар җибәрә
"КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте Чаллы, Яшел Үзән һәм Бөгелмә шәһәрләренә 117 автобус җибәрә. "НЕФАЗ 5299-30-51" автобусларына "Евро-5" классындагы газга эшли торган Mercedes-Benz двигателе куелган, алар берьюлы 105 кеше сыйдыра.