Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“КАМАЗ-Мастер” командасы лидерлык итә

Аргентинада "Дакар-2015" халыкара ралли-рейдының 11 нче этабы тәмамланды. Финишка беренче булып "IVECO" да Ханс Стейс идарәсендәге экипаж беренче булып килде. Икенче - тагын бер голландияле Жерар де Рой, өченче булып "КАМАЗ" да Эдуард Николаев идарәсендәге Россия экипажы килде. Ә Айрат Мәрдиев идарәсендәге Россия экипажы бары тик тугызынчы гына булды. Андрей...

Аргентинада "Дакар-2015" халыкара ралли-рейдының 11 нче этабы тәмамланды. Финишка беренче булып "IVECO" да Ханс Стейс идарәсендәге экипаж беренче булып килде. Икенче - тагын бер голландияле Жерар де Рой, өченче булып "КАМАЗ" да Эдуард Николаев идарәсендәге Россия экипажы килде. Ә Айрат Мәрдиев идарәсендәге Россия экипажы бары тик тугызынчы гына булды. Андрей Каргин идарәсендәге тагын бер Россия экипажы - 14 нче, ә Дмитрий Сотников экипажы - 15 нче. Кичә 10 минутта берьюлы 16 экипаж финишка чыкты. Бу нәтиҗәләргә карамастан, генераль классификациядә, элеккечә, "КАМАЗ-Мастер" командасы лидерлык итә. Беренче урында Айрат Мәрдиев экипажы, икенче - Эдуард Николаевныкы, өченче - Андрей Каргинов экипажы. Бүген Термас-де-Рио-Хондо-Росарио маршруты буенча раллиның 12 нче этабы уза, махсус участокның озынлыгы - 298 км.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X