17 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Татарстанның биш районында гына туучылар саны үлүчеләргә караганда күбрәк
2017 елда республикада 48 мең 596 бала туган Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева идарә тармагының киңәйтелгән утырышы вакытында әйтте. "Муниципаль берәмлекләрдә бала туу динамикасы бер төрле түгел. Объектив критерийлар буенча карасак, яңа туган балаларны теркәүдә алдынгы һәм арттка калган районнар арасындагы аерма 6 тапкырга...
-
Эт-песиләр поездда билет белән йөри башлый
Йорт хайваннары өчен электрон билет сатыла башлый. Поездга утырганда пассажир үз песие я башка хайванына урын өчен контроль купон күрсәтергә тиеш була. Аның кулында ветеринардан хайванның прививка ясатылганлыгы һәм сәламәт булуы хакындагы белешмә дә булырга тиеш. Әлегәчә йорт хайванын үзең белән поездда алып бару өчен билет яисә кул йөген үзең...
-
"КАМАЗ" хокук алды. Нинди?
КАМАЗ"Россия сыйфаты" программасы дипломанты булды һәм үз продукциясе өчен гомумфедераль билге куллануга хокук алды. Әлеге программа продукциянең көндәшлеккә сәләтен арттыру, шулай ук Россия кулланучылар базарын югары сыйфатлы продукция белән тәэмин итү максатларын күздә тота. "КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте продукциясе программа кысаларында төрле яктан экспрет тикшерүе узды һәм ил эчендә дә, чит...
-
"Данир да әллә нәрсә эшли алмады"...
Кешене шаккатыруы бик авыр. Җырлап кына да таң калдырып булмый. Нәрсә генә эшләсәң дә, кызык булырга тиеш - иң кыены шул. Хәзер генә түгел, ул элек тә шулай булган инде. Туйда кунакларны җәлеп итүе кыен. Аеруча номерлар күрсәткәндә, чөнки туйда кем ашый, кем эчә дигәндәй, егетләр бүген кайсысын алып кайтып...
-
Хоккей корты өчен акча бүленеп бирелде
56 нчы микрорайонда Гали Акыш исемендәге 84 нче санлы лицей-интернатта хоккей корты ачылачак. Бу турыда мәгариф һәм яшьләр эшәре буенча идарә башлыгы Винер Харисов хәбәр итте: " Узган ел биредә булган законсыз төзелешләрне, прокуратура күрсәтмәләренә нигезләнеп, туктаттык, шәһәр хакиме Наил Мәһдиев янәшә дәге бинаны төзекләндерү өчен финанслар бүлеп бирде. Республика...
-
Эш стажын раслаучы белешмә электрон рәвештә була.
Татарстанда 2018 елның 15 гыйнварыннан эш стажын раслау һәм хезмәт хакы турындагы белешмәләрне дәүләт архивыннан электрон рәвештә алырга мөмкин. Бу хакта бүген ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Тимур Зарипов ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте. "15 гыйнвардан дәүләт архивыннан белешмә алу турында гариза тапшырырга мөмкин. Белешмәләр ТР дәүләт хезмәтләре...
-
“Кояшка карап юл сайла...”
Ренат Мусин турында социаль челтәрләр аша белдем мин. Очраклы рәвештә. Хәер, тормышта бернәрсә дә очраклы түгел, дигән карашта торам. Димәк, бу танышлык та очраклы түгел. Иң элек мине аның картиналары җәлеп итте. Алар барысы да ачык, якты, җете төсләре белән үзенә тарта. Егетнең әлеге картиналарны авызына кылкаләм (кисточка) кабып ясавын...
-
Су анасы сәхнәгә менә
Чаллы татар дәүләт курчак театрында сөенечле вакыйга. Тиздән биредә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның "Су анасы" әсәре буенча гаилә белән карау өчен матур спектакль куелачак. Мәгълүм булганча, Зөһрә Митрафанова җитәкчелегендәге коллектив узган елның көзендә Татарстан театр әһелләре берлегенең 150 мең сумлык грантын откан иде. Бу акча театрга күптәнге хыялын -...
-
Чаллыда “Киез итек бәйрәме”н уйлап тапканнар
Чаллыда "Түбән Кама" милли паркында, урман буенда "Киез итек бәйрәме" булачак. Бәйрәм программасы шактый кызыклы. Анда һәркем үз һөнәрен күрсәтеп катнаша ала. Әммә гадәти булмаган киез итек киеп килүчеләргә аеруча игътибар бирелә. Андыйларны шәп бүләкләр көтә. Биредә киез итек басучылар үз товаларын тәкъдим итәчәкләр. Үз киез иткләрен Чаллы осталары гына...