“Кояшка карап юл сайла...”
Ренат Мусин турында социаль челтәрләр аша белдем мин. Очраклы рәвештә. Хәер, тормышта бернәрсә дә очраклы түгел, дигән карашта торам. Димәк, бу танышлык та очраклы түгел. Иң элек мине аның картиналары җәлеп итте. Алар барысы да ачык, якты, җете төсләре белән үзенә тарта. Егетнең әлеге картиналарны авызына кылкаләм (кисточка) кабып ясавын...
Ренат Мусин турында социаль челтәрләр аша белдем мин. Очраклы рәвештә. Хәер, тормышта бернәрсә дә очраклы түгел, дигән карашта торам. Димәк, бу танышлык та очраклы түгел. Иң элек мине аның картиналары җәлеп итте. Алар барысы да ачык, якты, җете төсләре белән үзенә тарта. Егетнең әлеге картиналарны авызына кылкаләм (кисточка) кабып ясавын белгәч исә, кызыксынуым тагын да көчәя төште. Фәнис Яруллин, Рәниф Шәрипов сыман көчле рухлы шәхесләр токымыннан, димәк. Аның сәхифәсендәге статус та бу турыда әйтеп тора: "Югалтасың килми икән, нәрсәң бар, шуның кадерен бел; нәрсәң бар, шуны сакла".
Тумыштан аяк-куллары хәрәкәтләнмәгән һәм авырлык белән генә сөйләшүче егетнең уй-хыяллары, тормыш кыйммәтләре белән танышып үтик. Әңгәмәбез күбрәк Ренатның әнисе Нәкыя апа аша бара. Ул егетне ярты сүзеннән дә, ымыннан да аңлап ала. Ренат безгә юнәлеш биреп бара, туктата, өстәмәләр кертә.
- Иң элек, әйдәгез, мин күреп алган мәгълүматтан башлыйк әле. Җәй көне Дәүләт Думасында Халыкара күргәзмәдә Ренатның картиналары да куелган икән.
- Әйе, "Изгелек" реабилитация үзәге аша эшләнде бу эш. Казаннан аларга сәләтле инвалидларны барлап хөкүмәттән мөрәҗәгать иткәннәр. Ренатның биш картинасы сайлап алынды. Аның картиналары башка шәһәрләрдәге күргәзмәләрдә дә күрсәтелде, Бельгиядә дә куелды.
Стеналарда Ренатка бирелгән дипломнар, сертификатлар.Һәм ...картиналар! Алар барлык бүлмәләрдә, коридорда. Инде элергә дә урын юк икән. Әнисенең "бәлки, туктарсың, ял итәрсең бераз" дигән сүзе дә туктата алмый үзен. Тукталырга ярамый, дип саный икән. Кайбер бүләккә бирелгән, сатылган картиналар урынына шундыйны ук, яки аңардан зуррак күләмлесен ясый икән Ренат. "Мин үз-үземне җиңәргә тиеш", - ди ул.
- Бер картинаны язу өчен күпме вакыт китә?
- Якынча бер айдан артык була инде. Картинаның зурлыгына да бәйле ул. Майлы буяу белән язгач, аны берничә кат эшләргә кирәк. Һәр кат саен детальләр өстәлә бара, төсләргә байый. Элегрәк эшләнгән "Көртлек" картинасына бер елын багышлады. Ул табигый материаллардан ясалды.
Картинаны карыйм. Күз алдына китерегез: һәр кедр таҗчыгы аерым-аерым эләктерелеп ябыштырылган, нәни яфраклар, орлыклар, төрле чикләвек кыйпылчыклары - һәрберсен эләктерергә, келәйгә манарга, урынына туры китереп ябыштырырга һ.б. кирәк. Ике кулың сау-сәламәт булган очракта да бик зур түземлелек, үҗәтлек сорый торган эш бу. Бу кадәр ювелирлык дәрәҗәсендәге хезмәт никадәр көч таләп итүен аңлау кыен түгелдер.
- Картиналар язу буенча мастер-класслар да үткәрәсез икән. Кемнәр өчен бу мастер-класслар? Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәмме бу?
- Юк, кемнәрнең рәсем ясарга өйрәнергә теләге бар, шулар килә. Интернет сәхифәдә бу турыда белдерү эленгән. Шундый өйрәнчекләр дистәгә якынлаша инде. Кулларына беркайчан кылкаләм тотып карамаган кызларны акварель буяулар белән рәсем ясарга өйрәтеп җибәрде ул. Мастер-класс ике сәгатькә сузыла. Шәһәрнең Иҗат үзәгендә дә үткәргән.
- Социаль челтәрдәге сәхифәсе аша мин Ренатның социаль педагог һөнәрен үзләштерүе турында да белдем.
- Әйе, ике ел яшь социаль педагог мәктәбендә (ШЮСП) укыды ул. Өйгә килеп укыттылар. Педагогика, психология, валеология, медицина кебек фәннәр булды анда. Гомуми мәктәптә укыган вакытта параллель рәвештә укыды. Үзем өчен кирәк дигән уй белән эшләнгән эш ул: медицина да, психология дә аңа бу тормышта бик кирәк.
- Коляскада утыручы инвалидлар арасында шашка буенча шәһәр күләмендә чемпион да булгансың икән. Бу хобби күптәнгеме?
- Күптәнге инде. Бала чактан бирле (Ренатка апрельдә 36 тула).
- Шашка уйнарга кем өйрәтте?
- Бер танышыннан өйрәнгән иде. Аннары тренер белән - Ядкәр абый Ганиев белән шөгыльләнделәр. Инвалидлар декадасында турнирларда уйный хәзер, беренче урыннар ала. Шашка-шахмат комплексына баргалый. Интернет аша уйный.
Сөйләшүдән аңлашылганча, кыш көне ШШКга йөрү дә кыен икән шул. Шулай да соңгы арада сөенечләре арткан: көзен генә электр идарәле коляска алганнар. Берәр фонд яисә дәүләт органнары ашамы, дип кызыксынам. Юк икән. Үзләре тырышканнар. Ул колясканы алганнан бирле егетнең аралашу, шәһәрне күрү мөмкинлекләре киңәйгән. Чаллы Яр буйларында рәхәтләнеп йөргән .Аптыравым тагын йөземә чыга: ничек? Аның куллары хәрәкәтләнми бит. Әтисе Ренатка ияге белән кагылгач коляска арбасы белән идарә итәрлек җайланма ясаган икән. Ләкин бу сөенеч тә даими түгел шул: мин килгән көнне, мәсәлән, шактый суык булгач, әле урамга чыга алмаган иделәр. Хәрәкәтләнми утырган кешене салкын тизрәк үз итә...
- Ренат машина алыр өчен акча туплау турында хыяллана икән. Хәйрия фондларына мөрәҗәгать иткәнегез юкмы соң?
- Лада Ларгус машинасы алырга тели ул. Аның багажнигы зур (коляска өчен), табигатькә чыгарга теләге көчле. Акчаны шул картиналарын сату юлы белән, мастер-класслар үткәреп тупларга җыена. Әтисенә булышырга тели инде. Алдагы елларда Казандагы Республика клиник хастаханәсе дә, башка оешмалар да сатып алганнар иде, шәхси сатып алучылар да бар иде, быел алучылар юк әле. Ренат хыялсыз яши алмый ул. Максат куя да шуңа үҗәтләнә-үҗәтләнә омтыла.
- Кайвакыт һич уйламаган җирдән дә ярдәм килә. Өченче ел Инвалидлар декадасы кысаларында Ренат турында "Эфир"да сюжет күрсәтелгән иде. Диңгездә булып кайту хыялы булуын ишетеп алгач, И.Р.Һадиев ("Алтын башак" санаторие гендиректоры) ярдәме белән Сочида ял итеп кайттык. Алла боерса, монысына да ирешербез.
Машинаны ничек йөртергә җыенуы белән кызыксынам. Әтисе йөртәчәк икән. Иске машиналарының багажнигы кечкенә. Инвалидлар өчен машиналар бирү каралган ич, дим аптырап. Үзе машина йөртерлек булган инвалидларга гына бирелә икән ул балигъ булгач. Ә Ренат шикеллеләргә нишләргә? Аның мөмкинлекләре чикләнсә дә, теләкләре-омтылышлары чикләнмәгән бит...Гаҗәп кануннар!
- Нәкыя апа, Ренатның максатчан, үҗәт булып үсүе - ул сезнең зур тырышлык нәтиҗәсе дип уйлыйм. Ничек ирештегез моңа? Яшерен-батырын түгел, сау-сәламәт балаларында да шундый сыйфатларны тәрбияли алмаучылар күп бит.
- Үзе шундый булды ул кечкенәдән. Без түгел, ә ул безне йөртә. Бер минут тик торырга ирек бирми. Аңа бар да кызык, аның барысын да өйрәнәсе килә. Каян килеп шулкадәр кызыксынучан булгандыр инде?!
Әңгәмәгә Ренат кушылып китә. Аның бер танышы бар икән, аягында йөрсә дә, бар нәрсәгә битараф, ди. Сөйләшә торгач, Ренатка кечкенә вакыттан ук тиешле игътибарның җитәрлек булуына тукталабыз, ә теге егетнең ата-анасы эштә чакта, көннәр буена өйдә булган.
Һәр бала тумыштан сәләтле була ул. Аның шул сәләтен ачып, тырышырга, көч куярга өйрәтү исә - ата-ананың вазифасы. Нәкыя апа, улы туганнан бирле, аның янәшәсендә: үзе дә шөгыльләнә, төрле үзәкләргә дә йөртә, хуплый, яклый, үсендереп тора. Ялкаулык корты бер керсә, аны холыктан куып чыгару авыр ул. Бу очрак исә Ренатның табигый кызыксынучанлыгы белән үҗәтләнеп хезмәт куярга өйрәткән әти-әнисе тандемы бугай.
- "Милосердие" тернәкләндерү үзәгенә бик рәхмәтле әле ул тагын. Нәкъ менә Ренат бәләкәй чакларда оешкан ул. Нина Ивановна Батенкова дигән укытучыга рәхмәте зур. Мәрхүмә икән инде. Менә шул укытучы кул эшләнмәләре ясарга өйрәтә, кызыксындырып җибәрә баланы. Табигый материалларны да үзе алып килә. Соңрак Светлана Ивановна Куликова шөгыльләнә башлый. 57 нче санлы училищеда да укып чыга икән егет. Рәсем сәнгатенә осталыгы тагын да камилләшә төшә.
- Нәкыя апа, үзегез белән дә таныштырып китегез әле бераз.
- Тормыш юлым берничә җөмләгә сыя да бетә инде. Тумышым белән Алексеевскидан мин. Казанда тегүчелеккә укыгач, юллама белән Чаллыга җибәрделәр. Кияүгә чыктым, ике ул үстердек. Кечесен өйләндердек, алар да безнең белән бергә яшиләр. Шул гына. Тырышабыз инде.
- Нәкыя апа, сез бөтен гомерегезне балагызга, гаиләгезгә багышлагансыз, Ренатның тормышта үз урынын табуына ирешкәнсез. Фәнис Яруллинның гомер юлдашы Нурсөя ханым кебек, авыру балаларын караучы меңләгән аналар кебек. Нинди уртак сыйфатлар берләштерә сезне?
- Түземлектер инде. Аллаһыдан бирелгән сынауларны сабыр гына үтәргә кирәк. Аннары чын күңелеңнән яхшылык теләү кирәктер.
- Ренатның бүгенге көндәге иң зур хыялын белдек. Сезнең хыял-теләкләрегез нинди?
- Минеке - Ренатка таяныч булып озаграк гомер кичерү. Сәламәт булу. Иң зур теләгем шул инде минем.
- Үз гомереңне мәгънәле үткәрү өчен, сезнеңчә, нишләргә кирәк? Безнең газета укучыларына бу хакта нинди фикерләрегезне җиткерергә теләр идегез?
- Тырышырга кирәктер дип уйлыйм. Кемнәндер нидер көтеп утырмыйча, үз кулыңнан килгәнне эшләргә. Яхшы гамәлләр кылырга омтылырга кирәк. Кыенлыклар булганда, сабыр итәргә. Сабыр итү ул- яктылык, диелгән бит. Тормыштагы бөтен җиңүләрнең асылында да сабырлык ята. Кул кушырып утырып, ниндидер авыр хәлгә түзеп, бернинди чара күрмичә тик тору түгел бу. Кеше барыбер катлаулы хәлләрдән чыгу юлын эзләргә тиеш. Тик торырга ярамый. Ренат ул бу яктан безгә дә үрнәк.
Мөгаллимә Р.Нигматуллинаның 9 сыйныфлар өчен язылган "Татарча да яхшы бел" дәреслегендә Ренат турында да мәгълүмат бар, шунда ук аның репродукцияләре урнаштырылган. Әлеге темада укучыларга Фәнис Яруллинның "Җилкәннәр җилдә сынала" әсәреннән бик күпләргә мәгълүм өзек тә китерелгән: "Язмыш синең тез астыңа китереп сукса-егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса-үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа-күбек булып төпкә бат. Ялтырывыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә-яңгыр тамчыларына кушылып, җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса-кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса-чишмәгә әверелеп, иреккә ургы. Җиргә күмсә-орлык шикелле, тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса-йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек."
Әңгәмәбез барышында мин бер тапкыр да зар ишетмәдем. Үз көчләренә генә ышанган, тормышка оптимистик карашлы гаилә бу. Аз гына ярдәмгә дә рәхмәтле була беләләр. Урамда кешеләрнең уңай мөгаләмәсен тоюга да сөенеп яшиләр.
Көндәшлек көчле заманда Ренатка картиналарын сатарга ярдәм итүчеләр табылса артык булмас иде ул үзе. Алдагырак елларда сатып алып, балалар күп булган хастаханәләргә, шифаханәләргә бүләк итүчеләр булган бит. Игелекле (акчалы да) затлар әле дә бар ич ул.
Лилия Фәттахова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев