17 май 2016 яңалыклары
-
Ставропольдә тавык йомыркасы зурлыгында боз яуган
Ставропольдә тавык йомыркасы зурлыгында боз яуган. Бу аеруча машина йөртүчеләрне хафага салган. Күп кенә транспорт чараларының тәрәзәле ватылган, уемнар барлыкка килгән. Халык машиналарын боздан сакларга теләп аларны хәтта келәмнәр белән каплаган. Автомобильләре өстенә менеп ятучылар да булган. Вакыйга урыныннан видео - https://www.youtube.com/watch?v=ygYyJmehVtg
-
Чаллыда 7 яшьлек бала тәрәзәдән сикерә
Бүген Чаллыда 7 яшьлек малай әти-әнисенең талашуына түзә алмыйча тәрәзәдән сикерә. Җир өслеген куе үлән каплаганга гына кечкенә шәһәрдәшебез исән кала. Малайны тиз арада Кама балалар медицина үзәгенә алып киләләр.
-
Чаллы укучылары каникулда робот ясаячак
ИТ-паркта мәктәп укучылары өчен гомуми үсеш бирүче курсларга - ILAND җәйге сменасына әзерлек бара. Беренче төркемнең шөгыльләре 6 июньдә башлана. Биредә тәүге тапкыр ИТ-эшмәкәрлек буенча курслар оештырылачак. Анда укучылар ИТ-бизнес алып бару буенча нигезле белем алачак һәм шәхси эшләрен үстерү өюнәлешендә кирәкле мәгълүмат туплаячак.
-
“Ефәк юлы” Чаллы аша үтә
Тиздән узачак "Ефәк юлы" халыкара раллиеда катнашучылар 16 көн эчендә 10 мең чакрым юл үтәргә тиешләр. Ралли дирекциясе булачак узышлар маршрутындагы детальләргә ачыклык керткән. Раллига тантаналы старт 8 июльдә Мәскәүдә бирелә. Беренче махсус участок автоград аша, Казан - Чаллы - Уфа маршруты буенча үтәчәк.
-
Уразага да күп калмады
Быел 5 июньнән, кояш баю белән, һиҗри буенча Рамазан ае керә: мәчетләрдә тәравих намазлары укыла башлый. Татарстан мәчетләрендәге имамнар тәравих намазында 20 рәкагать укырга тиеш дигән карарга киленгән.
-
Чаллылыларга бүләккә – “Музей төне”
20 май көнне шәһәребезнең тарих музее таңга кадәр эшләячәк. Музей төнен оештыручылар бик матур һәм эчтәлекле программа әзерли. Төнге кунакларны рыцарьлар, фокусчылар һәм интерактив тамашалар көтә. Шәһәр тарихы белән тирәнтен танышу белән беррәттән, шәһәрдәшләребез өчен үзенчәлекле мастер-класслар оештырыла. Курчак ясау, бизәнү эшләнмәләре әзерләү, пыялага рәсем төшерү осталары могҗизаи сәнгатьләренең серләре...
-
Кәрәзле телефонын йоткан
Төрмәдә утыручы 29 яшьлек ир-егет кәрәзле телефонын йоткан. Ул дөньядагы иң кечкенә Long-CZ аппараты. Табиблар башта аңа ышанмый. Алар тоткын беразга булса да иреккә чыгу өчен кылана дип уйлый. Әмма, пациентка магнит-резонанс томографиясе үткәргәч алар шакката.
-
Машиналарны кулдан алуны тыярга мөмкиннәр?
"Россия автомобильләр дилерлары" ассоциациясе сату алды әзерлеге үтмәгән машиналарны кулдан алуны тыярга тәкъдим итә. Сәүдә-сәнәгать министрлыгына юлланган документта искәртелгәнчә, кулланышта булган транспорт чарасын, иң элек, дилерлек үзәге карап сатуга әзерләргә тиеш. Бу, беренчедән, куркынычсызлык чараларын кайгырту булса, икенчедән, дәүләт бюдҗетыны өстәмә керемнәр дә дигән сүз. Якынча ул елына 3 трлн...