Тиздән узачак "Ефәк юлы" халыкара раллиеда катнашучылар 16 көн эчендә 10 мең чакрым юл үтәргә тиешләр. Ралли дирекциясе булачак узышлар маршрутындагы детальләргә ачыклык керткән. Раллига тантаналы старт 8 июльдә Мәскәүдә бирелә. Беренче махсус участок автоград аша, Казан - Чаллы - Уфа маршруты буенча үтәчәк.
Башкортостан республикасын үтеп, "Ефәк юлы" раллие караваны 11 июльдә чик буе пункты аша Казахстанга, аннан 16 июльдә Тянь-Шань тавы сыртларын артта калдырып, Кытайга керәчәк. -Оештыручылар командасы "Ефәк юлы" раллие маршрутын бик нык уйлап планлаштырдылар. Нәтиҗәдә спорт раллиеның һәм озатучы караванның " юл китабы" язылды, ялга тукталу урыннары билгеләнде,кирәкле килешүләр төзелде, - ди "Ефәк юлы" проекты җитәкчесе Владимир Чагин. - Маршрут башыннан ахырына кадәр киеренке булачак. Ял итәргә вакыт аз бирелә.Авырлыкларның теләсә кайсы участокта очравы ихтимал. Маршрут техника өчен дә, кешеләр өчен дә җитди сынау булачак.
Нет комментариев