17 июнь 2016 яңалыклары
-
Рамил Ибраһимовка карата җинаять эше кузгатылды
Элеккеге журналист, 2012-2013 елларда Чаллы IT-паркын җитәкләгән Рамил Ибраһимовка карата социаль челтәрдә Орландода теракт уңаеннан белдергән фикере өчен РФ Җинаять кодексының 205.2 нче маддәсенең 1 нче бүлеге ("Террорчылык эшчәнлеген чынга ашыруга чакыру яки халык алдында терроризмны аклау") билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.
-
Хөкем карары үз көчендә калды
Татарстан Югары мәхкәмәсендә кеше үтерүдә гаепләнеп 6 ел 3 ай төрмә җәзасы бирелгән Мисбах Сәхәбетдинов эше каралды. Татарстан югары мәхкәмәсе Чаллы мәхкәмәсенең табиб Андрей Железневны үтерүдә гаепләнгән Мисбах Сәхәбетдиновны 6 ел 3 айга кырыс шартлардагы төрмәгә ябу карарын үз көчендә калдырды.86 яшьлек Сәхәбетдинов үзе бу утырышта катнашмады, аның белән Чистай...
-
Татьяна Буланованы урлап урманга алып киткәннәр
Җырчының Ростовта үткән концертыннан соң билгесез кешеләр аның гримеркасына бәреп керә. Башта конферансье Александрны сугып егалар, аннан соң популяр җырчыга үзләре белән барырга боерык бирәләр. Алар Буланова белән төркемдәге кызларны машинага утыртып, билгесез якка юл ала.
-
Мул уңыш алыйк дисәгез!
Елның бу мизгелен барыбыз да көтәбез: җәен рәхәтләнеп кызынырга да, ял итәргә дә мөмкин. Ләкин үзен бакчачы дип санаган кеше өчен җәй - ял итү белән бергә, тырыш хезмәт чоры да ул. Борынгылар юкка гына: "Ямьле җәйдә кул кушырып утырган кешенең җаны булмас" димәгән бит. Чынлап та, гаиләсе өчен файдалы...
-
Лаеклыларга – исемле стипендияләр
Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина тантаналы шартларда Яр Чаллы дәүләт педагогия университетының уку алдынгыларына исемле стипендияләр тапшырды. 33 мең сум стипендиягә һәм рәхмәт хатына математика һәм информатика факультының "5"ле билгеләренә генә укучы Алсу Гыйльфанова лаек булды.
-
Язучылар корылтае
Татарстан язучылар берлегенең XVIII корылтае үтте. Яңа рәис итеп Данил Салихов сайланды.
-
Милләттәшләребез - Гарәп Әмирлекләрендә
Гарәп Әмирлекләрендә гомер итүче милләттәшебез Исмәгыйль Шәңгәрәев хакында өр яңа тапшыру әзерләнде. Аны сезнең игътибарыгызга да тәкъдим итәбез.
-
Чаллыда бензин кыйммәтләнде
Чаллыда кабат бензингә бәяләр артты. АИ-92 маркалы ягулыкка уртача бәя хәзер 34 сум 20 тиенне тәшкил итә. (моңа кадәр 33 сум 70 тиен иде). АИ-95 нең бер литры өчен 37 сум түләргә туры киләчәк. Ягулыкка бәяләр арту шулай ук илебезнең һәм республиканың башка шәһәрләрендә дә күзәтелә. Белгечләр моны рубльнең очсызлануы...