17 октябрь 2014 яңалыклары
-
Кунакларны каршыларга әзер
Республиканың туризм буенча дәүләт комитеты хәбәр итүенчә, Чаллының 7 кунакханәсе - "Swiss House", "Гостиница аэропорта", "Крокус", "hotel Costa", "Loft", "Сакура" һәм "Кама" кунакханәләре 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатына киләчәк кунакларны каршыларга әзер. Бу - җәмгысе 338 урын дигән сүз. Бу исемлеккә "Опен-сити", "Расстал" һәм "Премьер" кебек танылган кунакханәләр әлегә...
-
Камазда кабат яллар
КАМАЗда 2015 елда предприятие эшчеләре өчен корпоратив түләүле ял көннәренең вакыты билгеләнде. Автогигантның күпчелек эшчесе январьның 12сеннән 25енә һәм августның 10ысыннан 23енә кадәр ял итәчәк. Ләкин бу сервис һәм продукцияне сату хезмәтләрендә эшләүчеләргә, бухгалтерия, салым, статистика һәм идарә исәп-хисабы әзерләүчеләргә кагылмый. Аларга әлеге көннәр санынча ял ел дәвамында биреләчәк.
-
Бер кабын-215 сумга
Россиядә бер кап тәмәке бәясен 216 сумга кадәр күтәрергә җыеналар. Әлеге сумма - уртача бәя. Тәмәкенең ике тапкыр кыйммәтләнүе акцизлар артуга бәйле. Әлеге карарны Мәскәүдә узган Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы конвенциясендә Россия әгъзалары яклап чыкты.
-
Салымнарны түлә!
Физик затларның мөлкәт һәм транспорт салымнарын - 5 ноябрьгә, ә җир салымын 17 ноябрьгә кадәр түләргә кирәк. Вакытында түләмәгән очракта, үткән һәр көн өчен пеня артачак, дип кисәтә салым органнары хезмәткәрләре.
-
Юеш кар, бозлы яңгыр көтелә
ТР Гидрометеорология үзәге белгечләре хәбәр итүенчә, актив көнбатыш циклонының Урта Идел буена чыгуы белән бәйле рәвештә, алдагы берничә көндә Татарстан Республикасы территориясендә һава температурасы түбәнәеп (төньяк районнарда хәтта 14 градуска кадәр салкын булуы ихтимал), һава торышы шартларының күпкә начараюы фаразлана. Яңгыр явуы көтелә, республиканың төньяк өлешендә юеш кар һәм бозлы...
-
Хезмәт хакы артачак
2015-2017 елларда Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маенда кул куйган указларын тормышка ашыру кысаларында бюджет өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең аерым категорияләренә хезмәт хакы артачак. Кайбер тармакларда әлеге сан шактый зур. Мәсәлән, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә хезмәт хакы - 23, мәдәният учреждениеләрендә - 24, сәламәтлек саклау өлкәсендә - 14, ә социаль...
-
Илбашы фикерләре
РФ Президенты Владимир Путин 15 октябрьдә Пензада үткән Бөтенроссия халык фронты форумының пленар утырышында катнашты. Утырыш барышында ул ил мәгарифендәге бик күп мәсьәләләргә карата үз фикерен белдерде. Мәсәлән, Президент бөтенроссия мәктәп олимпиадаларында җиңүчеләрнең санын 45 процентка җиткерүгә каршы түгел. Халыкара практикадан күренгәнчә, мәктәп олимпиадаларында катнашучыларның 50 проценты призлы урыннарны ала....
-
Гаделлекне маяк итеп
Аның хакында тырыш, максатына ирешә торган, гадел кеше, дип әйтәләр. Әйе, полиция подполковнигы Владимир Тарасович Зелинин тормышның үзәгеннән күтәрелгән, үзенең хезмәте белән күпләргә үрнәк булырлык шәхес. Ул гомере буе җәмгыятебездә тәртип булсын өчен хокук саклау органнарында эшләгән, лаеклы ялга чыккач та шушы өлкәдә яшь буынга белем өләшүче тырыш хезмәткәр. Владимир...
-
Айлык дәвам итә
Шәһәребездә өлкәннәр декадасына багышланган чаралар дәвам итә. Сәнгать көллиятендә Комсомол районы ветераннары өчен "Буыннар очрашуы" исемле концерт булды. Район администрациясе җитәкчесе урынбасары Татьяна Скибина өлкәннәргә изге теләкләр теләп чыгыш ясады. "Без сезнең белән горурланабыз, хезмәтегез өчен рәхмәт әйтәбез. Бөек төзелешнең башында торып, сез зур батырлык кылдыгыз. Бүген сез салган калада...