Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хезмәт хакы артачак

2015-2017 елларда Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маенда кул куйган указларын тормышка ашыру кысаларында бюджет өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең аерым категорияләренә хезмәт хакы артачак. Кайбер тармакларда әлеге сан шактый зур. Мәсәлән, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә хезмәт хакы - 23, мәдәният учреждениеләрендә - 24, сәламәтлек саклау өлкәсендә - 14, ә социаль...

2015-2017 елларда Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маенда кул куйган указларын тормышка ашыру кысаларында бюджет өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең аерым категорияләренә хезмәт хакы артачак.

Кайбер тармакларда әлеге сан шактый зур. Мәсәлән, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә хезмәт хакы - 23, мәдәният учреждениеләрендә - 24, сәламәтлек саклау өлкәсендә - 14, ә социаль тәэмин итү өлкәсендә 20 процентка артырга тиеш.

- Бюджет чыгымнарын сыйфатлый торган аерым тенденцияләргә игътибар итәсем килә. Хезмәт хакы күләме шактый югары темплар белән үсә. Мәсәлән, тупланма бюджетның хезмәт хакын түләүгә чыгымнары 2012 елдан алып 2017 елга кадәр ике тапкыр артачак һәм 97,4 миллиард сумга җитәчәк, дип фаразлана. Шунысы мөһим, бюджетның беренче чираттагы һәм социаль әһәмиятле чыгымнары ел саен арта бара. 2014 елга бюджет планында алар 67 процент тәшкил итсә, 2017 елда 80 процент булачак, - дип белдерде ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин.

Тагын бер мәгълүмат - киләсе еллардагы иң зур чыгымнар мәгариф өлкәсенә карый.

- Республикабызда бу өлкәгә зур игътибар бирелә. 2015 елга бюджет фаразында "Мәгариф" өлкәсе буенча чыгымнар 58,1 миллиард сум тәшкил итә. Бу акчалар хисабына 41,5 миллиард сум күләмендә хезмәт хакы, "Киләчәк" максатчан программасы, 2015 елда муниципаль белем бирү учреждениеләрен янгынга каршы "Стрелец-мониторинг" программа комплексы белән тәэмин итү дә кертелгән. Шулай ук 3,3 миллиард сумга - балалар һәм яшьләр ялын оештыру, 13,3 миллиард сумга агымдагы чыгымнар да кертелгән, - дип белдерде министр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X