17 октябрь 2021 яңалыклары
-
Чаллыда янгыннан биш кешене эвакуацияләгәннәр
Янгында зыян күрүчеләр юк.
-
Мобиль бригадалар COVID-19дан вакцинация ясау өчен Чаллы предприятиеләренә йөриләр
Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә. Шәһәрнең өлкәннәр челтәре поликлиникаларында мобиль прививка бригадалары булдырылган, алар Яр Чаллы предприятиеләренә һәм оешмаларына хезмәткәрләрне коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияләү өчен баралар.
-
Яр Чаллыда халык санын алу башланды
Беренче тапкыр Бөтенроссия халык санын алу цифрлы форматта узачак: халык санын алучыларның кәгазь бланклар урынына махсус электрон анкеталар белән планшетлар булачак.
-
1 июльдән Пенсия фонды йөкле хатын-кызларга һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә пособие алу өчен гаризалар кабул итә
1 июльдән Пенсия фонды авыр хәлдә калган йөкле хатын-кызларга һәм 8-17 яшьлек балалары булган гаиләләргә ай саен бирелә торган яңа пособиеләргә гаризалар кабул итә. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 70 меңнән артык гариза кабул ителгән. «Шәһәр буенча аерым санны аерып булмый, чөнки база Татарстан буенча берләштерелгән», – дип аңлатты Россия Пенсия фондының Чаллы бүлеге җитәкчесе Эдуард Фәттахов.
-
Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә
Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә. Шәһәргә барлыгы COVID-19дан 155 доза вакцина кайтты. Хәзерге вакытта беренче компонент белән - 143 620 кеше, икенчесе белән - 115 608 кеше вакцинацияләнгән.
-
“Экстремизмга – юк!” айлыгы чаралары узды
“Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында “Нур-Ихлас” мәчетендә балалар өчен велосипедларда ярышлар һәм төрле уеннар үткәрелде.
-
Әтиләр көнен билгеләп үтәбез
Россиядә Әтиләр көне октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтеләчәк. Бу турыда Россия Президенты Владимир Путин имзалаган боерык хокукый мәгълүмат порталында чыкты.
-
Рөстәм Миңнеханов республика халкын Әтиләр көне белән котлады
Бүген Россиядә беренче тапкыр илкүләм дәрәҗәдә Әтиләр көне билгеләп үтелә. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең социаль челтәр сәхифәләрендә — инстаграм һәм «ВКонтакте»да татарстанлыларны Әти көне белән котлады.