Рөстәм Миңнеханов республика халкын Әтиләр көне белән котлады
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов республика халкын Әтиләр көне белән котлады

Бүген Россиядә беренче тапкыр илкүләм дәрәҗәдә Әтиләр көне билгеләп үтелә. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең социаль челтәр сәхифәләрендә — инстаграм һәм «ВКонтакте»да татарстанлыларны Әти көне белән котлады.

Татарстан Президенты үзенең әтисе — Нургали Миңнеханов белән булган фотолардан слайд-шоу куйган. «Әтиләр көне белән! Әтиләрегезне хөрмәт итегез һәм кадерләрен белегез, үлгәннәрне дога белән искә алыгыз», — дип язган.
Бүген Россиядә беренче тапкыр илкүләм дәрәҗәдә Әтиләр көне билгеләп үтелә. Яңа истәлекле дата РФ Президенты Владимир Путин указы белән билгеләнгән.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


бәйрәм

Нет комментариев