18 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Чаллы урамнарыннан 3108 куб м. кар чыгарылды
Чаллыда Автомобиль юллары предприятиесе көчәйтелгән эш режимына күчте. Бүген шәһәр урамнарын чистартырга 103 берәмлек техника чыкты. Төнлә һәм иртән проспектлардан 3108 куб м. кар чыгарылды. Барлыгы махсус карсаклагычларга 232 рейс ясалды. Йорт ишегалларын исә кардан идарә итү компанияләре эшчеләре арындыра. 64 берәмлек техникадан тыш чистарту эшендә 1278 урам себерүче дә...
-
Чаллы тамашачысына – яңа спектакль
Чаллы татар дәүләт драма театрында "Ул бит кичә" иде спектакле репетицияләре башланды. Яңа сәхнә әсәренең авторы шәһәрдәшебез, язучы Айгөл Әхмәтгалиева. Спектакльнең режиссеры - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фаил Ибраһимов.
-
Чаллыга Татарстан Президенты килде
Бүген Чаллыга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Ул Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында спорт-сәламәтләндерү комплексын ачуда катнашты. Гомуми мәйданы 3000 кв. метрдан артып киткән бинада бассейн да бар. Биредә студентлар һәм шәһәрдәшләребез сәламәтлекләрен ныгыта алачак. Шулай ук республика башлыгы эшлекле визиты кысаларында "Чаллы икмәге" предприятиесендә "Икмәк җитештерү комплексы" инвестиция проекты...
-
Әй, күңелле узды “Нардуган”
Сара Садыйкова исемендәге концертлар залы ул кичтә гөрләп торды. "Нардуган" бәйрәменә килүче халыкны керәшен милли киемнәре кигән егет-кызлар моңлы көйләр белән каршы алдылар. Башкарылган "Бик еракта идек әле без" җырны күңелләрне айкый, җанда милли горурлык хисләре тудыра. Бәйрәмгә кунаклар кайлардан гына килмәгәннәр, "Мин Бакалыдан килдем", - ди, Нина исемле ханым....
-
Наил Мәһдиев «КАМАЗ-Мастер» командасын котлады
Бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр хакиме Наил Мәһдиев «КАМАЗ-Мастер» командасын «Дакар-2016» узышыларында лаеклы чыгыш ясаулары белән котлады. "Спортчыларыбызның тырышлыгы, сабырлыгы тирән хөрмәткә лаек, күп кенә күңелсезлекләргә юлыксалар да егетләребез сынатмады. Алар чын мәгънәсендә геройлар, без командабыз белән горурланабыз", - дип белдерде шәһәр башлыгы. "КАМАЗ-Мастер" командасының "Дакар"дагы узышларын җанатарлар кызыксынып күзәтте....
-
Машинада – креслосыз
Балаларны машинада йөртү кагыйдәләре үзгәрергә мөмкин. Үз тәкъдимнәрен Дәүләт Думасы депутаты, либерал-демократ Иван Сухарев керткән. 10 яшьлек балаларга да машинада креслосыз йөрергә рөхсәт итәргә мөмкиннәр. Депутат сүзләренчә, кайбер балалар буе һәм авырлыгы буенча 10 яшьтә дә әти-әниләрен узып китәргә мөмкин. Шуңа да балалар креслосында йөрү аларның сәламәтлегенә күбрәк тә зыян...
-
Тукай бүләгенә кем лаек?
Бүген шәһәр үзәк китапханәсендә Чаллы язучылар берлеге җыелышы үтәчәк. Анда Тукай бүләгенә дәгъва кылачак кандидатларны билгелиләр. Татарстан президенты карамагындагы комиссия 2016 елда әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә дәүләт бүләген дәгъвалаучылардан эшләр кабул итә башлады. Халык арасында танылган, ил һәм милли мәдәният үсешенә зур өлеш керткән әдәбият-сәнгать әсәрләре, сәнгать һәм әдәбият белеме...