Әй, күңелле узды “Нардуган”
Сара Садыйкова исемендәге концертлар залы ул кичтә гөрләп торды. "Нардуган" бәйрәменә килүче халыкны керәшен милли киемнәре кигән егет-кызлар моңлы көйләр белән каршы алдылар. Башкарылган "Бик еракта идек әле без" җырны күңелләрне айкый, җанда милли горурлык хисләре тудыра. Бәйрәмгә кунаклар кайлардан гына килмәгәннәр, "Мин Бакалыдан килдем", - ди, Нина исемле ханым....
Сара Садыйкова исемендәге концертлар залы ул кичтә гөрләп торды. "Нардуган" бәйрәменә килүче халыкны керәшен милли киемнәре кигән егет-кызлар моңлы көйләр белән каршы алдылар. Башкарылган "Бик еракта идек әле без" җырны күңелләрне айкый, җанда милли горурлык хисләре тудыра. Бәйрәмгә кунаклар кайлардан гына килмәгәннәр, "Мин Бакалыдан килдем", - ди, Нина исемле ханым. Ул ел да Чаллыдагы туганнарына шушы "Нардуган"ны карага дип килә икән. Василий Савельевлар бөтен гаиләләре белән күрше Түбән Камадан килгәннәр. Петровлар Мамадыштан...
Чаллыда "Нардуган" инде 24 нче тапкыр үткәрелә, аны оештыручы һәм үткәрүче әлбәттә шәһәребезнең Керәшен җәмгыяте, җитәкчесе, шәһәр советы депутаты, милләтләр ассамблеясе әгъзасы, Татарстанның атказанган артисты Виталий Агапов.
Залда алма төшәрлек урын да юк, бәйрәм милли йола белән бәйле күренешләр белән башланып китә. Нинди бәйрәм соң ул "Нардуган" диярсез? Ул кыш көне була, унике көнгә сузыла. Нардуган көннәрендә, төрлечә күрәзәлек итүләр, кеше танымаслык итеп киенеп, өйдән-өйгә кереп маскарад ясап йөрү һәм башка күңел ачу уеннары уздырыла.
Кышкы кояш торгынлыгын борынгы халыклар кояшның "үлеп кабат терелүе" яки "яңадан тууы" рәвешендә күзаллаганнар һәм аны ел саен бик зурлап, тантаналы төстә билгеләп узганнар. Мондый календарь бәйрәм "Нардуган" дип йөртелгән. Нардуган үзенең асылы белән авылда туган йола, ягъни ул игеннәрдән мул уңыш алу хакына, шундый өмет белән уздырылган. "Нардуганга бармасаң, җитен булмый" кебек ышанулар шуңа дәлил булып тора. Заманнар узган саен, Нардуган, башка йолалар белән катнашып, алардан күп кенә яңа ритуаллар үзләштергән. Атап әйткәндә, Раштуа, Святки бәйрәмнәренең йогынтысы зур булганлыгы күренә. Нардуганчылар, өйдән өйгә йөреп, җыр һәм такмаклар әйткән, йорт хуҗаларына Яңа елда муллык, иминлек, бәхет теләгән.
Нардуган кичәләренең репертуарларында фал ачу уеннары зур урын алып торган. Аулак өйләрдә кызлар бигрәк тә йөзек салыш уйнарга яраткан. Мин инде олы яшьтәге кеше, яшь чакта шул аулак өйдә булганым булды. Өй хуҗасы белән килешеп, күпмедер хакка "сатып алган" өй - Нардуган өе була. Безнең кебек малайларны анда бик кертмиләр иде, качып керсәң генә... Яшьләр йомырка, май, башка ашамлыклар алып килә, шулай Нардуган өен "сатып алалар". Аннан соң яшьләр биешәләр, такмак әйтәләр, уйныйлар, чәй эчәләр, ашыйлар. Кызлар гомерлек ярлары нинди булуны беләсе килеп күрәзәлек итәләр. Әйтик, төн уртасында абзарга кереп караңгыда бер сарык тоту: карт сарык эләксә - карт кешегә, яше эләксә - яшь кешегә тормышка чыгасың, имеш. Яки капка аркылы киез итек ыргыту - итек башы кая карап ята, шул якка кияүгә чыгасың һ.б.
"Нардуган" бәйрәмендә кара көчләр: җен-пәриләр, шайтаннарның иреккә чыгып кешеләрне аздыруга китүләрен чагылдырган, нардуганчыларның төрле битлекләр киеп уен-көлке ясап йөрү күренешләре бик күңелле булды.
Шәһәр хакиме исеменнән керәшен халкын бәйрәм белән мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Хәлимов котлады, ул дуслыкта, татулыкта яшәү Чаллының зур байлыгы икәнлеген тагы бер кат ассызыклады. Рамил Мәрвәнович Виталий Агаповны керәшен бароны, дип атап башына яңа эшләпә кидертте.
Юбилейлары яки билгеле бер уңышка ирешкән кешеләрне котлау керәшен бәйрәмнәрендә матур традициягә әйләнгән. "Нардуган"да да андыйлар онытылмады, керәшен җәмгыяте җитәкчесе кулыннан күпләргә бүләкләр тапшырылды. Яңа өйләнешкән яшь парларны да котладылар.
"Карендәшләр" ансамбле бәйрәмнең бер бизәге булды, аларның бии-бии җырлауларын халык дәррәү күтәреп алды, кайберәүләр утырган җирдә үк бии башладылар. Уеннар, конкурслар берсе-берсенә ялганып бардылар. "Бәләкәй дәдәйләр" исемле кашык сугып уйнаучы малайлар ансамбленең чыгышы искиткеч матур булды, әле аларга өлкәнрәк яшьтәге абыйлары килеп кушылгач тагы да дәртләнебрәк уйнады алар.
Керәшеннәрдә фольклор бик көчле, "Җанагайлар", Яңа Чишмәдән килгән "Сүрәкә" ансамбельләре чыгышларында халыкның көнкүреше, йолалары бик ачык чагылды. Гомумән "Нардуган" бәйрәменең һәр минуты кызыклы, көтелмәгән хәлләргә, чыгышларга бай иде. Халык рәхәтләнеп ял итте, көлде шаярды. Бәйрәмдә бүләкләр мулдан иде. Күрше шәһәрләрдән килгән Керәшен җәмгыятьләренең котлаулары гына да ни торды! Ике бүлектән торган бәйрәм программасы тәмам булгач та күпләр концерт залыннан чыккач, таралышмый биеп, җырлап күңел ачтылар, "Нардуган" ташкыны урамга чыкты, өйләргә таралды. Күңелле үтте бәйрәм, ә иң мөһиме керәшен халкы үз милли горурлык хисләрен кабат яңартты, без-бергә, дип шатланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев