18 август 2020 яңалыклары
-
Чаллыда ир кеше 11 яшьлек малайның баш сөяген сындырган
Чаллыда 26 яшьлек ир кешене кулга алганнар. Ул бала сәламәтлегенә зыян салганы өчен җавап тотачагы хакында хәбәр итте Россиянең Татарстан буенча тикшерү комитеты.
-
Укучылар һәм укытучыларны яңа уку елында битлекләр кияргә тиеш булачакмы?
Россия мәктәпләре укытучыларын яңа уку елында коронавирусны профилактикалау максатларында битлекләр кияргә мәҗбүр итәчәкләр, дип белдерделәр 18 август Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының кайнар линиясендә.
-
Ни өчен көн саен бер тырнак сарымсак ашарга кирәк?
Бер танышым бар минем. Гел сарымсак исе аңкып тора үзеннән. «Кеше арасында болай йөрү килешеп бетми инде», – дип әйтеп тә караганым бар. Кулын гына селти. «Аның каравы минем салкын тиеп авырганым юк», – дип кенә җавап бирә. Дөрес әйтә инде анысы. Балачакта сарымсакны әти-әниләр төп дару итеп кулланалар иде. Салкын тисә дә, теш сызласа да… Ә хәзер исе килә дип без аны авызга алырга да куркабыз. Шулай да сарымсак нинди көчкә ия икән соң ул?
-
Алексей Немов һәм Татарстан Президенты Кызыл мәйданда очрашты
Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Татарстан көннәрендә катнаша.
-
Чаллыда җиңел автомобиль бензины беткән машинаны этеп барган егетләрне бәрдергән
«Приора» автомобиленең 21 яшьлек йөртүчесе зур тизлектә «Лада Самара» машинасына килеп бәрелгән.
-
Яр Чаллыда пляж волейболы сезонын ачтылар
Уеннар эш көннәрендә 17:30 сәгатьтә узачак.
-
Кайбыч, Кама Тамагы, Түбән Кама, Казан һәм Чаллыдан 11 мәктәп белем бирүдә түбән нәтиҗә күрсәткән
Быел яңа уку елы, коронавирустан саклану чараларын күреп, гадәттәгечә 1 сентябрьдән башларга планлаштырыла. Шул ук вакытта, илдәге эпидемиологик вазгыятьнең үзгәрүенә карап, төрле сценарийларга әзер булырга кирәк.
-
Җәббаров #ТатарстанОнлайн программасында республика халкының сорауларына җавап бирә
Онлайн-трансляцияне социаль челтәрләрдә карарга мөмкин.
-
Чаллылылар "Минем балачагым – сугыш" Бөтенроссия видеороликлар конкурсына кушыла алалар
"Минем балачагым – сугыш" проектының максаты – балачак һәм яшьлек еллары сугыш һәм сугыштан соңгы елларга туры килгән шаһитлар истәлекләрендә Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында тарихи хәтерне саклау. Проектның төп чарасы мотивацион видеороликлар конкурсы булачак.
-
Татарстанда «Дети – детям» - «Балалар - балаларга» акциясе башланды
Хәйрия чарасын Анжела Вавилова исемендәге фонд оештыра.
-
Ләйсән Гыймаеваның Диваниясе җырчыларга агуын чәчә - кызык видео
Җырчы челтәрле бизнес белән шөгыльләнүче артистларны гаепләүчеләргә ишарә итеп видео төшергән.
-
Игезәк балалар тапкан да тончыктырган
Күпбалалы хатын яңа туган балаларының мәетләрен ташландык су чокырына чыгарып ыргыткан.
-
«Бала төшертәм!». Уйга да китерергә ярамаган гөнаһ (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)
Мәдинә Әкъмәлетдин кызы Сарман районы Карамалы авылында яши. Без аның белән Сарман мәдәният йортында уздырылган «Балкыш» фестивалендә очраштык. Аның сөйләгән гыйбрәтле язмышын сезгә дә бәян итәм.
-
Чаллыда коляскалы әниләр өчен урыны булган өч яңа автобус йөри башлады (фото)
Чаллыда бүгеннән шәһәрнең яңа өлешенә - Тынычлык проспекты, ЗЯБ һәм Замелекесье бистәләренә хезмәт күрсәтүче 13нче номерлы маршрут буенча ике яңа автобус йөри башлаячак.
-
16 яшькә кадәрге балаларга өченче тапкыр акча бирергә мөмкиннәр
Хөкүмәтнең август аенда 16 яшькә кадәрге балаларга акча бирелү-бирелмәү мәсьәләсен хәл итеп бетерәсе бар. Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты башлыгы беренче урынбасары Валерий Рязанский шулай дип белдергән, дип хәбәр итә РИА Новости.