Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда җиңел автомобиль бензины беткән машинаны этеп барган егетләрне бәрдергән

«Приора» автомобиленең 21 яшьлек йөртүчесе зур тизлектә «Лада Самара» машинасына килеп бәрелгән.

Чаллыда җиңел автомобиль бензины беткән машинаны этеп барган егетләрне бәрдергән, берсе һәлак булган. Бу хакта җирле Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Юл һәлакәте кичә кич Тукай исемендәге яр буе урамында – Мәләкәс елгасы аша салынган күпердә булган. «Приора» автомобиленең 21 яшьлек йөртүчесе зур тизлектә «Лада Самара» машинасына килеп бәрелгән. 

«Лада» автомобилендә 19 яшьлек йөртүче һәм 18 яшьлек пассажир кыз булган, 17 һәм 19 яшьлек ике егет, бензины бетү сәбәпле, машинаны этеп барган.

Машинаны этүчеләрнең берсе – 19 яшьлек егет ашыгыч ярдәм машинасында җан биргән. 

 

Чыганак: Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев