18 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Ак калабызны урам рәссамнары бизәрме?
Күптән түгел, эшлекле сөйләшүләрнең берсендә, шәһәребез архитекторы Алмас Идрисов Чаллы йортларын бизәүгә кагылышлы тагын бер идея белән уртаклашты. Бу нисбәттән, шәһәрдәшләребезнең дә фикерен тыңлыйк. Хәер, ак калабызны заманча бизәкләр белән яңарту буенча бәхәсләрнең тукталганы да юк. Иң мөһиме, халык битараф түгел бездә. - Күптән түгел урам рәссамнарының граффити белән җир...
-
Чаллы катыргы-кәгазь комбинатыннан – “Эко-гаилә”
Бүген Чаллы катыргы-кәгазь комбинатында өр яңа линия ачылды. Анда "Эко-гаилә" исеме астында ике катлы кул тастымаллары һәм бәдрәф кәгазьләре җитештерәләр. Исеменнән аңлашылганча яңа продукция үзенең экологик яктан зарарсыз һәм югары сыйфатлы булуы белән аерылып тора. Әлеге линиягә җиһазлар Италиянең HST компаниясеннән кайтартылды. Аларны урнаштыру һәм көйләү эшендә шулай ук әлеге...
-
18 сентябрь – Төзүчеләр көне
Хөрмәтле төзүчеләр! Шәһәребезнең төзелеш предприятиеләре хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас тәбрикләү сүзләрен кабул итеп алыгыз! Төзүче - гасырлар дәвамында абруй казанган, илебезнең матурлыгын, халкыбызның иминлеген тәэмин итүче иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Чаллы төзүчеләре бай тәҗрибәгә, көчле потенциалга, КАМАЗ, яшьлек каласын төзегән елларда башлангыч алган күркәм традицияләргә ия. Сез...
-
“Татар егете-2016” старт ала
"Шатлык" яшьләр үзәгендә "Татар егете-2016" төбәкара милли проекты эшли башлый. Анда 15тән 23 яшькә кадәрге яшүсмерләр һәм яшьләр катнаша ала. Сайлап алу туры 1 октябрьдән 18 февральгә кадәр дәвам итә. Татар егетләре алдында торган сынаулар шактый. Аларны лаеклы үтү өчен зиһенлелек, иҗадилык, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, әдәбият-сәнгатен белү һәм нинди дә...
-
Үзенчәлекле күргәзмә
Уфада Чаллы рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать хезмәткәре Хәмзә Шәриповның шәхси күргәзмәсе ачылды. Биредә авторның агач яфракларына ясалган әсәрләре куелган. Хәмзә Шәриповның үз стиле бар, ул шуңа тугры булып, көтелмәгән, башкаларны кабатламый торган сурәтләр, этюдлар иҗат итә. Күргәзмә залына да көзге агач яфраклары түшәлгән һәм кызыл алмалар тәгәрәшеп ята. Бу атмосфера...
-
Төзекләндерү айлыгы
1-31 октябрьдә башкарма комитет карары нигезендә, Чаллыда көзге төзекләндерү, яшелләндерү һәм чистарту айлыгы була. Бу чорда шәһәрнең предприятие һәм оешма яннары тәртипкә китерелә, агачлар утыртыла.
-
Якты булачак
"Яшь ленинчылар" бульварында тиздән кичке вакытларда якты булачак. Биредә "Горсвет" предприятиесе яктырткычлар урнаштыра башлый. Бу эш ике атна эчендә башкарыла. Шулай ук Г.Камал урамында да фонарьлар алыштырыла. Димәк, бу районда юлларда 1 октябрьдән якты булыр.
-
Тагы бер юл төзекләндерелә
Промкомзонадагы юл төзекләндерелә башлады. Ул КИП "Мастер" яныннан башланып, ТЭЦ борылмасыннан Минзәлә юлына кадәр башкарыла. Асфальт түшәүне "РБР 16" ҖЧҖнең юл төзү бригадасы инде башлап җибәрде. Шулай ук юл читендәге таш бордюрлар да алыштырыла. Ремонтны ноябрь аенда төгәлләргә җыеналар. Бу юлны төзекләндерүне халык өзелеп көтте, чөнки ул КАМАЗ заводларына да,...