Ак калабызны урам рәссамнары бизәрме?
Күптән түгел, эшлекле сөйләшүләрнең берсендә, шәһәребез архитекторы Алмас Идрисов Чаллы йортларын бизәүгә кагылышлы тагын бер идея белән уртаклашты. Бу нисбәттән, шәһәрдәшләребезнең дә фикерен тыңлыйк. Хәер, ак калабызны заманча бизәкләр белән яңарту буенча бәхәсләрнең тукталганы да юк. Иң мөһиме, халык битараф түгел бездә. - Күптән түгел урам рәссамнарының граффити белән җир...
Күптән түгел, эшлекле сөйләшүләрнең берсендә, шәһәребез архитекторы Алмас Идрисов Чаллы йортларын бизәүгә кагылышлы тагын бер идея белән уртаклашты. Бу нисбәттән, шәһәрдәшләребезнең дә фикерен тыңлыйк. Хәер, ак калабызны заманча бизәкләр белән яңарту буенча бәхәсләрнең тукталганы да юк. Иң мөһиме, халык битараф түгел бездә.
- Күптән түгел урам рәссамнарының граффити белән җир асты юлларын бизәвен күреп, ихластан сокландым. Уйлап карасаң, безнең шәһәрдә һөнәри дәрәҗәдә иҗат белән шөгыльләнүче архитекторлар, дизайнерлар, рәссамнар берлекләре бар. Шуларның барысын да бер уртак төркемгә берләштереп, төп идеяне җиткерергә генә кирәк. Чаллыбызны моңарчы күрелмәгән үзенчәлекле сурәтләр белән бизәүләренә шигем юк. Шунысын да әйтергә кирәк: шәһәр элеккеге соры төсләргә кайтмаячак, - дип ассызыклап әйтте баш архитектор.
Сүз дә юк, ак калабызның ямьле булып, әллә кайлардан балкып торуына беркем дә каршы түгел. Гомумән, Чаллының илебездәге иң матур һәм яшәү өчен иң уңайлы шәһәр икәнлегенә дә инандырасы юк. Горурлык хисе каныбызга сеңгән. Чөнки кайсыбызны гына алсак та, шушы шәһәр белән бергә үскән, биредә яраткан хезмәтен, гаилә бәхетен тапкан кешеләр без! Шуңа күрә Чаллыны бизәүгә кагылышлы тәкъдимнәргә дә үтә таләпчән. Әйтик, биналарның архитектура бизәлешенә моңа кадәр җир асты юлларында гына кулланылган абстракцияле сурәтләр өстәү зыялы сәнгатьне урам культурасы белән бутауга кайтып калмасмы?! Сабый баланың ак кәгазь битендә төрле буяуларга буялып уйнавына хозурлансак та, шәһәр кадәр шәһәрне тырнап ясалган рәсемнәр белән чуарлый башласалар, ризасызлык күрсәтүчеләр табылмый калмас бит.
- Берәр сәнгать мәктәбенең тышкы ягын граффити белән бизәү әле аның эчтәлегенә туры килергә мөмкин. Бу очракта укучылар үзләре дә катнаша ала. Ләкин торак йортларның яки рәсми оешмалар урнашкан биналарның стеналарына чокып бизәк төшерүне һич кенә дә күз алдына китерә алмыйм. Мондый авангардлык Чаллыбызның кабатланмас үзенчәлеге җуелуга китермәсме? - ди банк хезмәткәре Резидә Әхмәтова.
- Башка илләрдә күптән тыелган түгелме соң әлеге сәнгать? Ишетеп белүемчә, Ауропа илләрендә, Америкада урам рәссамнарына карата законнар бик тә катгый, - дип, үз фикерен җиткерә пенсиядәге тарих укытучысы Зилә Закирова.
- Ә мин күптән түгел Казанда булып, ян-яклары граффити ысулы белән бизәлгән йортларны күреп шаккаттым. 40-50 ел элек төзелгән йортларга өр-яңа тормыш өргән рәссамнар. Тоташ паннода бик матур табигать күренешләре, тарихи вакыйгалар җанлана. Чамасын һәм урынын белеп кулланганда, чыннан да, кызыклы сәнгать! - ди "Связной" кәрәзле телефон элемтәсе кибете сатучысы Гөлназ Кәрамова.
Иң беренче эш итеп, нәрсә соң ул граффити дигән сорауга җавап бирик. Тарихта әлеге термин күптәннән кулланыла. Борынгы эпиграфик һәйкәлләр турында сүз барганда, "дипинти" һәм "граффити" төшенчәләре мисалга китерелә. Әйтик, беренчесе төрле төсләр һәм каләм каралары ярдәмендә рәсем ясауны аңлатса, икенчесе стенага тырнап сурәт төшерүне күздә тота. Әлеге термин итальян телендәге graffiate "тырнау" дигән фигыльдән алынган. Бүгенге көндә аның спрей-арт, ягъни аэрозоль буяу белән сиптереп төшерелә торганына өстенлек бирелә. Граффити, нигездә, аерым кешеләрнең яки төркемнәрнең үз фикерләрен, позицияләрен халыкка, хөкүмәт даирәләренә белдерү чарасы буларак кулланылышка кергән. Шуңа күрә сәнгатьнең бу төренә карата мөнәсәбәт тә элекке заманнардан бирле каршылыклы. Әйтик, Американың Чикаго шәһәрендә 1992 елда аэрозоль буяуларын, гравировка ясый торган җиһазларның кайбер төрләрен, маркерларны сату һөм саклауны катгый тыя торган закон кабул ителә. Ә йорт стеналарына чокып рәсем төшерү вандаллык буларак, закон тарафыннан эзәрлекләнә. Штраф суммасы 500 доллардан да ким түгел. Нью-Йоркта исә "урам" рәссамнары белән полициянең аерым бүлеге шөгыльләнә. Шәһәрне "пычрату" фактлары турында хәбәр өчен шактый суммада түләү дә каралган. Англиядә дә шәһәр стеналарына граффити төшерү яши торган тирәлекне пычратуга тиңләнә. 2006 елда исә Британия парламентының 223 әгъзасы, граффити - сәнгать түгел, ә җинаять дигән тәгълиматны хуплап кул куя. Әлеге закон бүген дә үз көчендә. Яңа Зеландиядә дә граффити ысулы белән стеналарга рәсем ясаучылар, җәмәгать милкенә һәм шәхси милеккә зыян салучылар буларак, җинаять җаваплылыгына тартыла.
Сүз дә юк, һәр нәрсәнең үз урыны булырга тиеш. Ләкин граффити белән шөгыльләнүчеләргә дә иҗат мәйданы кирәк. Минемчә, җир асты юлларын, балалар иҗат үзәкләрен бизәүне тулысынча алар карамагына бирергә кирәк. Рәхәтләнеп иҗат итсеннәр! Спорт мәйданчыкларының стеналарын бизәүгә дә беркем каршы килмәячәк. Әйтик, Австралиядә бу максаттан махсус стеналар да төзеп бирелә. Безнең илдә дә граффити сәнгатенә гашыйк яшьләребезнең шөгыленә хөрмәт йөзеннән акыллы законнар кабул ителә. 2010 елдан бирле Пермьдә җәмәгать оешмалары урнашкан биналарны, җир асты юлларын, машина кую урыннарын граффити белән бизәү закон нигезендә рөхсәт ителә. Шул ук вакытта шәһәр биналары стеналарына чокып рәсем төшерү катгый тыела.
Ләкин сүзебез Пермь үрнәген сукырларча Чаллы җирлегенә күчерү турында бармый. 500 меңнән артык кеше яшәгән шәһәребезне бизәү мәсьәләсе 7 кат үлчәнеп хәл ителсен, халык, белгечләр фикере дә исәпкә алынсын иде. Чаллы бит ул гади генә шәһәр түгел. Соңгы елларда югары технологияләрне тормышка ашыру үзәгенә әйләнгән, чит ил инвесторлары үз итеп өлгергән ак калабызның йөзе дә халыкара стандартларга җавап бирергә тиештер, минемчә. Урам рәссамнары катнашса да, алар төшергән сурәтләр Чаллыбызның архитектура бизәлеше белән тәңгәл килергә тиеш. Ә моның өчен бәлки башкалабыз үрнәгендә махсус бәйге игълан итәргәдер.
Рәсемдә: Мәскәүдә граффити төшерелгән торак йорт һәм Чаллы җир асты кичүе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев