19 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Кандала 60 ел яши
Җан ияләренең кайберләре озын, ә кайберләре бик кыска гомерле. Галимнәр ачыклавынча, хайваннарның һәр төренең күзәнәкләре бер тапкыр бүленергә сәләтле. Вакыт узган саен күзәнәкләр сирәгрәк бүленә. Тузган күзәнәкләр күбәйгәч, картлык, аннан соң үлем килә. Кеше уртача 70 ел яши. Паденка дигән бөҗәкнең гомере - 3-4 сәгать. Үсемлекләрнең күбесе 1 ел яши....
-
Театр проекты әзерләнә
Чаллы татар дәүләт драма театры проекты эшләнә башланды. Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев әйтүенчә, "Колизей" күңел ачу үзәген бинасын төзекләндерү проектын "Татинвестгражданпроект" оешмасы әзерли. Моннан бер ай элек бина муниципаль милек итеп рәсмиләштерелгән. Проект эшләнеп беткәч, бинаны театр итеп үзгәртү башланачак. Моның өчен республика бюлжетыннан 600 миллион сум акча бүлеп бирелгән....
-
Зур автобусларда – электрон билетлар
Тиздән шәһәр урамнары буенча йөри торган автобусларда электрон айлык юл билетлары гамәлгә кертеләчәк. Бүгенге көндә "Электротранспорт" муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләре IT-парк программистлары белән берлектә озак кулланылыштагы электрон юл йөрү билетын эшлиләр. Яңа билетларны февраль аенда сатып алырга мөмкин булачак. Аны шәһәр маршрутлары буенча хәрәкәт итә торган газ белән йөри торган...
-
30,6 млн сумга ремонт ясыйлар. Кайда?!
2018 елда "Нур" һәм "Шатлык" үзәкләре яңартылачак. Аларны төзекләндерү өчен республика бюджетыннан 30,6 млн сум акча бүлеп биреләчәк. Аның 2 миллионы яңа җиһазлар өчен тотылачак.
-
Наил Мәһдиев режессер белән очрашты
Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев "Город Брежнев" фильмы режиссеры Дмитрий Стрижевским белән очрашты. Режиссер хакимгә булачак фильмның проектын тәкъдим итте, төшерү барышы, этаплары турында сөйләде. Наил Гамбәр улы үз чиратында Шамил Идиатуллинның "Город Брежнев" китабын укуын һәм романда язылган вакыйгаларның үзенә таныш икәнлеген әйтте.
-
Чаллыга Путин килә?
Киләсе атнада Татарстанга Россия Президентлыгына кандидат Владимир Путинның киләчәк. Аны Казанда бөтенроссия студентлар клубының "Бергә алга!" мәгариф форумында көтәләр. Бу чара Россиядә студентлар көненә багышлап, 24-25 гыйнварда үтәчәк. "Коммерсант" газетасы хәбәр итүенчә, Владимир Путин студентлар һәм "КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләре белән дә очрашырга мөмкин. Мәгълүм булганча, автогигантның генераль директоры Серегей...
-
Җомга көн мөбәрәк булсын!
Ислам дине буенча кешеләрнең гамәлләре сигез төргә бүленә: фарыз, ваҗиб, сөннәт, мөстәхәб, мөбах, хәрам, мәкрүһ һәм мөстәкрәһ. Фарыз - шундый гамәл, аны кылган кеше саваплы була, ә кылмаганы гөнаһлы була. Аның фарызлыгына (тиешле булганына) ышанмаган кеше кяфер (имансыз) була. Фарыз гамәлләр: Ислам диненең хаклыгына ышану, һәркөн биш вакыт намаз уку,...
-
100 мең күләмендә ярдәм бирергә җыеналар. Кемнәргә?
Авыл җирендә яшәүче гаиләләрдә туган беренче һәм өченче балага бер тапкыр 50 мең һәм 100 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме бирергә җыеналар. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетының социаль үсеш идарәсе җитәкчесе Илдар Бәдриев хәбәр иткән. Җитәкче сүзләренә караганда, әлеге пособиеләр гаиләнең уртача айлык кеременә бәйле булырмы-юкмы, социаль ярдәм алу өчен...