19 август 2021 яңалыклары
-
Рөстәм Җамалиев: “Милләтәшләр безгә кушылсын иде”
Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе Рөстәм Җамалиев татарлыгыбызны, телебезне, гореф-гадәтләрне, динебезне үз эченә алган меңнәрчә еллык мәдәниятебезне саклап, киләсе буыннарга җиткерү Татарстан татарларының гына бурычы булырга тиеш түгел, ди. “Хәзерге глобальләштерү чорында, бигрәк тә урбанизация киң колач җәйгәндә, үзен татар дип санаучы һәм татарлыгы белән горурланучы һәркем шул хакта уйларга, үз фикерен, үз тәкъдимнәрен җиткереп кенә калмыйча, аларны тормышка ашыру өчен тырышырга бурычлы”, - ди ул.
-
Яр Чаллыга эш визиты белән «Полихим Системс»ны гамәлгә куючысы Фридрих Йегер килде
Германия кунагы белән мэр Наил Мәһдиев очрашты. Мэриядә узган эшлекле сөйләшүдә шәһәрнең Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова, алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясен үстерү бүлеге башлыгы Алия Бикташева, «Полихим Системс» генераль директоры Илдар Фәйзрахманов һәм компаниянең финанс директоры Луиза Шәфигуллина катнашты.
-
Беренче каналда Чаллы кешесе катнаша торган сюжет чыкты
Яңалыклар чыгару сюжетында хәзер коронавирус инфекциясеннән хәтта иң кечкенә пациентлар да интегүе турында сөйләнә: соңгы вакытта булачак әниләр СОVID-19дан вакытында прививка ясатмаганга күрә, реанимациягә күбрәк эләгә.
-
Балалар товарлары сыйфаты мәсьәләләре буенча Роспотребнадзор "кайнар" линиясе эшли башлады
Яңа уку елы якынлаша, димәк, балалар һәм ата-аналар актив рәвештә мәктәпкә әзерләнә, барлык кирәкле әйберләрне сатып алалар, укучыларны тукландыру режимын җайга салалар.
-
Яр Чаллы аша «Чиста ил» ассоциациясенең автойөреше узачак
«Экология» милли проектын хуплап, 6 сентябрьдә «Чиста ил» автойөреше старт алачак. Тулаем алганда, чүп ташучы автомобильләр автоколоннасы Мәскәүдән Екатеринбургка кадәр өч мең чакрым ара узачак. Аның юлы 9 шәһәр аша узачак.
-
19 августка Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
19 августта Татарстанда алмашынучан болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак.