20 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Студентларга – бассейн
Соңгы елда Казан федераль университетының Чаллы филиалында Инжиниринг үзәге, социаль-гуманитар бүлек ачылды. Филиал студентларының тиздән үз бассейннары да була. Институтның матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Чаллыга эш визиты белән килгән КФУ ректоры Илшат Гафуров филиал җитәкчелеге белән очрашуда уку йортының тулай торакларына ремонт ясау, вузның үз бассейнын булдыру планлаштырылуын әйткән. Бассейнда...
-
Азык-төлеккә бәяләр артты
"Чаллы икмәге" ЯАҖдә икмәк продуктларын күпләп җибәрү бәяләре 10 процентка артты. Шуңа бәйле рәвештә, шәһәр кибетләрендә бәяләр дә кыйммәтләнде. Бакалея товарларының да хаклары артты. Мәсәлән, "Магнит"та һәм "Лента"да югары сортлы он 9-22%ка, "Магнит"та һәм "Пятерочка+"та шикәр 17,7%ка кыйбатланды. Бу кибетләрдә шикәрнең килограммы 10 сумга артып, 58 сумга җитте. Чәй 25,3%ка...
-
Безнекеләр җиңде
Чаллыда шахмат федерациясе Кубогына "Рапид Гран При РТ" ярышлары булды. Анда шәһәрдәшләребез - ФИДЕ мастеры Максим Самусенко һәм Зәринә Шәфигуллина беренче урынны яуладылар.
-
Чаллы ИТ-паркы резидентлар сайлый
Чаллы ИТ-паркы Бизнес-инкубатор өчен резидентлардан гаризалар кабул итә башлады. 14нче сайлап алуга документларны 15 февральгә кадәр тапшырырга кирәк. Читтән торып сайлаудан соң, яшь эшмәкәрләргә ИТ-паркта уку программасы тәкъдим ителә. Иң яхшы проектлар 21-22 февральдә билгеле булачак.