Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

А­зык-төлек­кә бәя­ләр арт­ты

"Чал­лы ик­мә­ге" ЯАҖ­дә ик­мәк про­дукт­ла­рын күп­ләп җи­бә­рү бә­я­лә­ре 10 про­цент­ка арт­ты. Шу­ңа бәй­ле рә­веш­тә, шә­һәр ки­бет­лә­рен­дә бә­я­ләр дә кыйм­мәт­лән­де. Ба­ка­лея то­вар­ла­ры­ның да хак­ла­ры арт­ты. Мә­сә­лән, "Маг­нит"­та һәм "Лен­та"­да юга­ры сорт­лы он 9-22%ка, "Маг­нит"­та һәм "Пя­те­роч­ка+"та ши­кәр 17,7%ка кый­бат­лан­ды. Бу ки­бет­ләр­дә ши­кәр­нең ки­лог­рам­мы 10 сум­га ар­тып, 58 сум­га җит­те. Чәй 25,3%ка...

"Чал­лы ик­мә­ге" ЯАҖ­дә ик­мәк про­дукт­ла­рын күп­ләп җи­бә­рү бә­я­лә­ре 10 про­цент­ка арт­ты. Шу­ңа бәй­ле рә­веш­тә, шә­һәр ки­бет­лә­рен­дә бә­я­ләр дә кыйм­мәт­лән­де.

Ба­ка­лея то­вар­ла­ры­ның да хак­ла­ры арт­ты. Мә­сә­лән, "Маг­нит"­та һәм "Лен­та"­да юга­ры сорт­лы он 9-22%ка, "Маг­нит"­та һәм "Пя­те­роч­ка+"та ши­кәр 17,7%ка кый­бат­лан­ды. Бу ки­бет­ләр­дә ши­кәр­нең ки­лог­рам­мы 10 сум­га ар­тып, 58 сум­га җит­те. Чәй 25,3%ка кыйм­мәт­лән­де. Ток­мач­ка бә­я­ләр 1%тан 7%ка арт­ты. Тоз "Чал­лы ик­мә­ге"­н­дә - 4,4%ка, "Маг­нит"­та - 10, "Эс­сен"­да хәт­та 23%ка кыйм­мәт­лән­де.

Бо­лай да кыйм­мәт бул­ган чи ки­леш ыс­лан­ган ка­зы­лык эш­лән­мә­лә­ре­нә бә­я­ләр - 26%ка ка­дәр, ыс­лан­ган һәм тоз­лан­ган ба­лык­ка 6-30%ка арт­ты.

Баш­ка төр ри­зык­лар бе­лән ча­гыш­тыр­ган­да, йо­мырка­га (1,2%) һәм сы­ер ите­нә (3,8%) хак­лар әл­лә ни кү­тә­рел­мә­гән.

Яшел­чә, җи­ләк-җи­меш бә­я­лә­ре­нең се­зон­га бәй­ле ар­туы кү­зә­те­лә (бә­рәң­ге - 15%, баш­лы су­ган - 4,5%, кә­бес­тә - 15%, ки­шер - 8%, кы­яр - 10%, по­ми­дор - 9%). Ви­ног­рад­ка һәм бана­н­га мо­ңар­чы да шак­тый юга­ры бул­ган бә­я­ләр әл­лә ни арт­ма­ган.

Ә ме­нә ел ахы­рын­нан бә­я­се шак­ка­тар­лык кыйм­мәт­лән­гән ка­ра­бо­дай 4%ка ар­за­най­ган. Шу­лай ук та­вык ите (4%), туң­ды­рыл­ган ба­лык (5%), май­лы эрем­чек (фе­де­раль ки­бет­ләр чел­тә­рен­дә 8%ка ка­дәр), ал­ма, әф­ли­сун, ман­да­рин (5-7%ка) хак­ла­ры да бе­раз төш­кән.

Көн­ба­гыш ма­е­на, сөт, ке­фир, кай­мак, эчә тор­ган су, дуң­гыз ите­нә бә­я­ләр үзгәреш­сез кал­ган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев