Газета укы һәм бүләк ал
2014 елның икенче яртысына газета-журналларга язылу кампаниясе вакытында "Татмедиа" җәмгыяте "Подписка өчен ipad!" приз уйнату акциясе игълан иткән иде. Анда 100дән артык кеше катнашты. Алар газета-журналларга башкалардан иртәрәк һәм күбрәк язылганнар.
Шәһәрдәшебез, танылган журналист Наилә Вилданова да әнә шундыйлардан. Төп приз иясе булмаса да, ул иң күп газета-журнал яздыручылар исемлегенә...