КАМАЗ эшчеләренә ташлама
КАМАЗ эшчеләре өчен махсус тәкъдим ителгән хезмәт хакы карталары тиздән кулланылышка керәчәк. Алар ике вариантта - "VISA Classic" һәм "VISA Gold" тибында, "КАМАЗ-Мастер" командасының узыш автомобиле рәсеме һәм "КАМАЗ" ААҖнең фирма логотибы белән чыгарыла. Кобрендинглы карталарны гамәлгә кертү - КАМАЗ һәм "Саклык банкы" арасындагы хезмәттәшлек нәтиҗәсе. Корпоратив дизайн һәр хезмәткәргә...
КАМАЗ эшчеләре өчен махсус тәкъдим ителгән хезмәт хакы карталары тиздән кулланылышка керәчәк.
Алар ике вариантта - "VISA Classic" һәм "VISA Gold" тибында, "КАМАЗ-Мастер" командасының узыш автомобиле рәсеме һәм "КАМАЗ" ААҖнең фирма логотибы белән чыгарыла.
Кобрендинглы карталарны гамәлгә кертү - КАМАЗ һәм "Саклык банкы" арасындагы хезмәттәшлек нәтиҗәсе. Корпоратив дизайн һәр хезмәткәргә үзен компаниянең бер өлеше итеп тоярга мөмкинлек бирә. Ә алга таба сатып алуда күпмедер өстенлек тә тәэмин итәчәк. "Саклык банкы" белән хезмәттәшлек планлаштырыла. Шәһәрнең сәүдә-сервис челтәре дә "Саклык банкы" белән хезмәттәшлек итүне планлаштыра. КАМАЗның сатып алучылары бик күп булуын исәпкә алып, компания хезмәткәрләре өчен ташламалар һәм бонуслар программасы эшләнде, - диелә "КАМАЗ" ААҖ финанслар департаменты директоры Самат Саттаровның КАМАЗ сайтында.
Яңа үрнәктәге карталар 1 сентябрьдән бирелә башлый. Беренчеләрдән булып, аларны документларының вакыты чыккан хезмәткәрләр алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев