Чаллыда вакансияләр ярминкәсе булачак
19 мартта Чаллының хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә вакансияләр ярминкәсе була. Анда "АС-Кама", "Штурман Кредо+", "Домкор Индустрия", "Камский бекон" һәм башка предприятие вәкилләре катнаша. Бу предприятиеләргә эретеп ябыштыручылар, шәфкать туташлары, хисапчылар, пешекчеләр, программистлар, җыештыручылар кирәк.