Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Түгәрәк өстәл”гә – фикер алышырга

14 апрель көнне сәгать 14.00дә Россия ислам институтында "Дин өлкәсендә норма һәм девиация мәсьәләләре" дигән темага "түгәрәк өстәл" үткәрелә. Анда дини һәм социаль нормаларның охшашлыгы һәм аермалы яклары; ислам яисә христиан диненең алкоголь, наркоманлык, үз-үзеңә кул салу, комарлы уеннар, фахишәлеккә мөнәсәбәте; Коръәндә һәм Библиядә күпхатынлылык мәсьәләсе турында фикер алышачаклар. Чыгышларның...

14 апрель көнне сәгать 14.00дә Россия ислам институтында "Дин өлкәсендә норма һәм девиация мәсьәләләре" дигән темага "түгәрәк өстәл" үткәрелә.

Анда дини һәм социаль нормаларның охшашлыгы һәм аермалы яклары; ислам яисә христиан диненең алкоголь, наркоманлык, үз-үзеңә кул салу, комарлы уеннар, фахишәлеккә мөнәсәбәте; Коръәндә һәм Библиядә күпхатынлылык мәсьәләсе турында фикер алышачаклар. Чыгышларның темалары 1 апрельгәчә, 12 биткә кадәр күләмдәге мәкаләләр электрон рәвештә 6 апрельгәчә кабул ителә.

"Түгәрәк өстәл"дән соң иң яхшы мәкаләләр тупланган җыентык басылып чыгачак. Доклад темаларын һәм мәкалә текстларын 2775812@mail.ru электрон адресына "Түгәрәк өстәл" искәрмәсе белән җибәрергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев