Яшь вәгазьче
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте имам, хәзрәт, мөгаллим булып эшләмәүче 15-35 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында "Яшь вәгазьче" конкурсын уздыра.
Нәзарәттән алынган мәгълүмат буенча, конкурс мөселман яшьләренә рухи-әхлакый тәрбия бирү, аларның активлыгын арттыру һәм сөйләм осталыгын үстерү максатыннан оештырыла. Бәйге башта мөхтәсибәтләрдә, РИИ һәм мәдрәсә студентлары һәм башка катнашырга теләүчеләр арасында...