Элеватор тавы бистәсендә фельдшер-акушерлык пункты ачылды
Яңалыклар тасмасы

Элеватор тавы бистәсендә фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Чаллының Элеватор тавы бистәсендә республика программасы буенча төзелгән фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Аны төзү өчен республика бюджетыннан 5 миллион сумнан артык акча тотылды. Биредә халыкка беренче медицина ярдәме күрсәтелә, профилактика эшләре алып барыла. Бистә халкының шатлыгын уртаклашырга Комсомол районы башлыгы Владислав Гаврилов, катыргы-кәгазь комбинаты халык предприятиесе генераль директоры Андрей Фомичев, сәламәтлек...

Чаллының Элеватор тавы бистәсендә республика программасы буенча төзелгән фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Аны төзү өчен республика бюджетыннан 5 миллион сумнан артык акча тотылды. Биредә халыкка беренче медицина ярдәме күрсәтелә, профилактика эшләре алып барыла. Бистә халкының шатлыгын уртаклашырга Комсомол районы башлыгы Владислав Гаврилов, катыргы-кәгазь комбинаты халык предприятиесе генераль директоры Андрей Фомичев, сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Людмила Репина килде.


Нет комментариев