Фатир алу өчен кулай вакыт
Россия вице-премьеры Игорь Шувалов ашыгырга киңәш итә. Кая дисезме? Илдә фатир сатып алу өчен иң кулай вакыт икән. Кризис чорында мондый тәкъдимнәр сәер яңгырый, әлбәттә. Әмма түрәләрнең үз туксаны туксан. Игорь Шувалов әйтүенчә, бүген торак базарында тынычлык хөкем сөрә.
"Фатир бәяләре үсүдән туктады. Гомумән, торак базарында яхшы тәкъдимнәр күп. Банклар...