Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары!
Тиздән, бик тиздән сезнең өчен, 2015 елгы чыгарылыш сыйныфлары өчен соңгы мәктәп кыңгыравы чыңлар.
Гамьсез балачак еллары, мәктәп дәресләре, тәнәфесләр артта калды. Алда - бөтенләй башка, яңа тормыш һәм һәркайсыгызны үз юлы көтә. Килчәктә нинди генә уңышларга ирешсәгез дә, сез бу көнне һәрвакыт иң җылы хисләр белән сагынып искә алырсыз.,
Мәктәп елларында чын дуслар таптыгыз, ныклы белем алдыгыз, үз ачышларыгыз өчен - шатлану, хаталарыгыз өчен ачыну хисләре кичердегез.
Мәктәп елларында туплаган тәҗрибә һәм белемнәрегез тормышта үз урыныгызны табарга һәм уңышка ирешергә һәм туган илебезнең м атур киләчәге өчен үз өлешегезне кертергә ярдәм итәр, дип ышанам.
Иң мөһиме һәрвакыт игелекле, намуслы һәм тәртипле кешеләр булыгыз. Яхшы якка үзгәрү һәм алга таба хәрәкәт итү теләген беркайчан да югалтмагыз. Алдыгызга иң кыю максатлар куегыз һәм аларны тормышка ашырыгыз. Чаллылылар һәм камазлыларның оныклары булуыгызны онытмагыз һәм горурланыгыз.
Уңышлар һәм якты, мавыктыргыч тормыш сезгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев