“КАМАЗ”да – яңа тренер
Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев "КАМАЗ" футбол командасы тренерлары һәм футболчылары белән очрашты, клубның яңа тренеры итеп Игорь Шинкаренконың билгеләнүен хәбәр итте. Владимир Клонцак команданың икенче тренеры булып калачак. Ә Наил Мәһдиев, Татарстан Президенты тәкъдиме буенча, клубның президенты булачак.