Татар театрына – “Колизей”
Кризиска каршы штаб утырышында берничә ел буш торган "Колизей" күңел ачу клубын Чаллы татар дәүләт драма театры өчен сатып алырга җыенулары турында сүз булды. Бу хакта шәһәр хакиме Наил Мәһдиев хәбәр итте. "Бу вариантны без шәһәр хакиме белән моннан бер ай элек карый башладык. Безне ул канәгатьләндерә. Бинаны яхшы итеп...
ЗЯБ бистәсендә мондый билгеле мәдәният учреждениеләре юк. Тик әлеге темага, Татарстан Президентының капиталь төзекләндерүгә акча бүлеп бирү турындагы Указы чыкканчы, сөйләшергә иртәрәк әле. Дәүләт театры булгач, безгә ремонт өчен акча республика бюджетыннан бирелә", - ди Чаллы татар дәүләт драма театры директоры Рашат Фәйзерахманов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев