Чаллы мәктәпләре сынау тота
Мәгариф, сәламәтлек саклау идарәләре, "Мәктәп туклануы" комбинаты, янгын куркынычсызлыгы, Роспотребнадзор вәкилләреннән торган комиссия 5 августка кадәр Үзәк райондагы 33 мәгариф учреждениесенең яңа уку елына әзерлеген тикшерә. Балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеген тикшерү 11 августта башлана.